Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОЗиСта «акыллы суыткычлар»ны күпләп җитештерә башлыйлар

Яшел Үзәннең Серго исемендәге җитештерү берләшмәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең пресс-туры үтте. Анда катнашучылар заводның махсус машина төзелеш үзәгендә баручы реконструкция эшләре белән танышты.

Журналистларга POZISның эш нәтиҗәләре белән танышу да, завод­ның кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлеге турында белү дә кызыклы иде. Аларны лин-инструментарийларны производствога кертү технологиясе аеруча кызыксындырды.
Предприятиедә лин-технология элементлары инде 1998 елда да ук кертелә башлаган иде. 2007 елдан ПОЗиСта «Сакчыл производство» комплекслы программа эшли, ә 2009 елдан, производствоны системалы үстерү максатыннан, махсус идарә оештырылган иде. «Сакчыл Производство» программасы кертелгәннән бирле 5 ел эчендә ПОЗиСта 113,7 млн сум күләмендә суммар икътисади нәтиҗәгә ирешелгән. 5S системасы нигезендә эшче урыннарның барлыгы 90 проценты аттестация узган, 3053 файдалы тәкъдим кертелгән.
Урта һәм кече бизнес предприя­тиеләре белән эш биредә тиешле югарылыкта. 2015 елның 9 ае эчендә продукция һәм хезмәт күрсәтү күләме 459,7 млн сумга җиткән, узган елны, шушы чор белән чагыштырганда, 32,6 процентка күбрәк. ПОЗиС озак вакытка исәпләнгән килешүләр буенча 12 кече һәм урта бизнес субъекты белән эшли.
Җитәкче горурлыгы
Предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов белән үткәрелгән брифингта пресс-турга нәтиҗәләр ясалды.
- Кырыс конкуренция шартларында җитештерү һәм сатуны гына саклап калмадык, аны 9 процентка үстерә дә алдык, - диде ул, предприятиесе өчен горурлыгын яшерә алмыйча. - Ә бит илебездә җитештерү, гомумән алганда, 20 процентка кимеде.
Күптән түгел генә предприятиедә реконструкция эшләре башланган. Предприятиенең шактый зур күләмдә дәүләт заказы алу да моңа этәргеч булган, билгеле, хәзер илебездә барган оборона-сәнәгать комплексын яңару программасында безнекеләр дә катнаша. Радик Хәсәнов заводның кече калибрлы сугышчан кораллар һәм хәрби очкычлар өчен катапультирование пиро патроннары производствосын җайга салулары турында да сөйләде. Монда иң заманча җиһазлар кулланыла. Заводта берничә дистә эшчене алмаштырырлык станоклар да куелган. Бу предприятиенең шулай ук горурлыгы.
Гүзәл Минһаҗева.
Тулырак - газетабызның 80нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев