Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZISның туган көнендә дөнья талантлары чыгыш ясады

Яңа ел алдыннан завод хезмәтчәннәре өчен мәдәни чаралар оештыру - ПОЗиСның матур традициясе. Быел завод һәм профсоюз оешмасы җитәкчелеге Давид Гвинианидзеның «Дөнья талантлары» фонды артистларын чакырган иде.

Берләшмәнең генераль директоры Радик Хәсәнов серголыларны заводның 117 еллыгы һәм Яңа ел белән котлап, иң җылы теләкләрен юллады. Җитештерү һәм икътисади күрсәткечләре югары булганга, бу сүзләре тагын да ышанычлырак яңгырады:
- Үзебездә җитештерелә торган көнкүреш техникасы җитештерү 15 процентка кимеде, ә менә бездә, POZISта, киресенчә, шул кадәргә артты!
POZISның шәһәр һәм район икътисады һәм үсешенә зур өлеш кертүе турында район башлыгы Александр Тыгин да билгеләп үтте. Яхшы күрсәткечләр фонында завод җирле бюджетка түләүләрен да арттырган.
- Шушы темпны югалтмагыз! - дип теләде ул серголыларга.
Ә серголыларның бирешергә исәбе юк, көннән-көн матур күрсәткечләргә ирешә. Әнә шундыйлардан иң тырышлары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Суыткыч җитештерү слесаре Рәшидә Җиһаншина һәм инструменталь производство шлифовщигы Виктор Филипповка Дуслык ордены тапшырылды. Ә Наталья Максимова (сыйфат хезмәте) һәм Ринат Шиһапов (транспорт логистикасы идарәсе) Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев