Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОЗиС “беренчеләрне” мәктәпкә озатты

ПОЗиС акционерлык җәмгыятендә заводта эшләүче ата-аналарның беренче сыйныфка бара торган балалары өчен "Белем иленә - зур хыяллар белән!" дип аталган тантана булды.

Быел серголыларның 140 баласы беренче сыйныфка укырга керә. Завод шулай ук 160 күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган, яки баласын ялгыз үстерүчеләргә ярдәм иткән. Компания балаларга канцтоварлар, ранецлар бүләк иткән, ә ата-аналарга акчалата ярдәм күрсәткән.

Корпоратив бәйрәм тантанасында заводның генераль директоры Радик Хәсәнов балаларын үрнәк итеп тәрбияләгән серголыларга олы рәхмәтен җиткерде.

-Без беренче сыйныфка укучыларны тантаналы итеп унынчы тапкыр озатабыз. Хезмәткәрләребезнең беренче сыйныфка баручы балаларына ярдәм итү өчен компания 600 мең сум акча бүлеп бирде, - диде ул.

Генераль директор тантанага килүчеләрне барысын да зур бәйрәм белән котлады һәм гел яхшы билгеләренә укуларын, әти-әниләрен гел сөендереп кенә торулар һәм иң кирәген - сәламәтлек теләде.

Соңыннан балалар, ата-аналары белән берлектә, завод буйлап сәяхәт итте. Күпчелек, укып бетергәч, "зур кеше булгач" (!) , бирегә эшкә килергә теләүләрен һәм әти-әниләре кебек тырышып эшләргә теләк белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев