Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Полиция Кыш бабае

ТР Эчке эшләр министрлыгының «Полиция Кыш бабае» акциясе кысасында Яшел Үзәннең балалар иҗаты үзәгендә авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме булып, анда ОПНДда исәптә торучы 30 бала катнашты. Бу көнне полиция Кыш бабае белән Кар кызы балалар дәваханәсендә Яңа ел каршыларга мәҗбүр булган балалар янына да барды һәм...

ТР Эчке эшләр министрлыгының «Полиция Кыш бабае» акциясе кысасында Яшел Үзәннең балалар иҗаты үзәгендә авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен чыршы бәйрәме булып, анда ОПНДда исәптә торучы 30 бала катнашты.
Бу көнне полиция Кыш бабае белән Кар кызы балалар дәваханәсендә Яңа ел каршыларга мәҗбүр булган балалар янына да барды һәм аларга эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җыйган акчага алынган бүләкләр тапшырды. Бу акция әле гыйнвар уртасына кадәр дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре авыр хәлдәге гаиләләрдә, дәваханәләрдә, балалар йортларында булачак, әкият көткән балаларга бүләкләр таратачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X