Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полицейскийлар Татарстанда бер наркогруппадан миллионнан артык “спайс” дозасын тартып алган

20дән алып 29 яшькә кадәр булган 9 кешене берләштергән бу төркемне 20 яшьлек чит ил кешесе җитәкләгән. Төркем әгъзаларының күбесен Казан техникумы һәм институтларында укучылар тәшкил итә.

Оперативниклар тоткарланучыларда 14 килограмм синтетик матдә тапкан. Наркодилерлар аларны сатып алынган реагентлардан үзләре ясаган. Оператив мәгълүматларга караганда, җинаятьчеләр Интернет аша башка регионнар белән элемтәгә керергә тырышкан. Оперативникларга Татарстанга 5 килограмм наркотик матдә алып кергәндә ике курьерны тоткарлау мөмкин булган. Нәтиҗәдә оештыручы фатирында зур күләмдә "синтетика" һәм тәмәке кушылмасы табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев