Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пластик пакетларны юк итәргә җыеналар

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте кибетләр өчен бер тапкыр кулланыла торган пластик пакетлар җитештерүен киметүне күздә тоткан закон проектын эшли. Бу хакта "Известия" газетасы язып чыкты.

"Пластиктан ясалган эшләнмәләр эшкәртүгә җибәрелә торган калдыклар төркеменә керә. Ул тирә-юньдәге мохиткә, кеше сәламәтлегенә җитди рәвештә яный: Шуңа аны куллануны тыю турында ныклап уйландык", — дип ачыклык кертә басма әңгәмәдәше. 
Төзәтмәләр инде әзер, диярлек, һәм тиздән аларны "тиешле ведомстволарга"җибәрәчәкләр. Моны Табигать министрлыгы хуплаган. 
Ваклап сату компанияләре Ассоциациясендә исә, пластик пакетларны алыштыру мәсьәләсе хәл ителгәннән соң бу хакта уйланырга кирәк, дип белдергәннәр. Сатып алучы уңайсызлыклар кичермәскә тиеш, кибетләр аңа төргәкләү өчен башка төр савыт тәкъдим итәргә тиеш. АКОРТТА билгеләп үтелгәнчә, хәзер алыштыруның өч варианты бар: кәгазь пакетлар, таркалучан пластиктан эшләнгән биоэшләнмәләр һәм күп тапкыр кулланыла торган сумкалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X