Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пиротехника сугыш коралыннан ким түгел

Төрле фейерверклар, салютлар, бенгаль утлары, хлопушкалар һәм башка төрле мавыктыргыч, туристик һәм сәнәгать пиротехникасы хәзер киң кулланылышта дип әйтергә кирәк. Аларны шарт-шорт аттырырга, шуннан тәм табарга елга бер килә торган бәйрәме дә кирәк түгел хәзер. Шартлатам диючегә җай табыла: туган көннәр, юбилейлар, туйлар һәм башкалар. Әмма шартлаткычлар белән сак булырга,...

Төрле фейерверклар, салютлар, бенгаль утлары, хлопушкалар һәм башка төрле мавыктыргыч, туристик һәм сәнәгать пиротехникасы хәзер киң кулланылышта дип әйтергә кирәк.
Аларны шарт-шорт аттырырга, шуннан тәм табарга елга бер килә торган бәйрәме дә кирәк түгел хәзер. Шартлатам диючегә җай табыла: туган көннәр, юбилейлар, туйлар һәм башкалар. Әмма шартлаткычлар белән сак булырга, аның аерым кагыйдәләрен үтәргә, һич булмаса, шушы әйбернең тышына язылганнарны өйрәнергә кирәклеген генә күбебез игътибарга алмый. Соңгы елларда пиротехникага бәйле бәла-казалар күбәю сәбәпле, 2012 елда беренче тапкыр «Пиротехник әйберләрнең иминлеге турында» таможня союзының бердәм техник регламенты үз көченә кертелгән иде. Бу хакта безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хәбәр итте. Мондый типтагы әйберләр аерым контрольгә алынган һәм бердәм билгесе булмаган продукция дәүләт базарына чыгарыла алмый. Хәзер бөтен пиротехник әйберләр ЕАСның махсус билгесе белән маркировкаланырга тиеш. Шуны да хәбәр итәргә кирәк, 2013 елның 15 августыннан пиротехник әйберләрне Таможня союзы дәүләтләренең милли таләпләреннән чыгып кына җитештерергә кирәк булачак. Техник регламент буенча пиротехник әйберләр куркыныч зона радиусы һәм куркынычлылык классы буенча классификацияләнә: 1нче класска куркыныч зонасы ярты метр булган радиуслы әйберләр кертелә, ягъни акустик нурланышы 125 децибелдан артмый. Аларга, кагыйдә буларак, хлопушкалар, бенгаль шәмнәре керә. 2нче класслы әйберләрнең куркыныч зонасы 5 метр белән билгеләнә (очучы фейерверклар, мини салютлар, концерт фонтаннары). 20 метр радиуслылар 3нче класска (мини-рим шәмнәре, петардалар, җир өсте фейерверклары) керә. 4нче класс 30 метрга исәпләнгән (профессиональ салютлар, ракеталар). Махсус билгеләнештәге пиротехниканы 5нче класска кертәләр. Пиротехник әйберләрнең тышында кисәтү билгеләре контраст шрифт белән билгеләнергә, яисә «Игътибар!» дип язып куелган булырга тиеш. Шуны да онытмаска кирәк, салют һәм фейерверкларны торак йорт ишегалларыннан һәм балконнардан аттырырга ярамый. Кулланыр алдыннан инструкциясен игътибар белән өйрәнергә кирәк. Ракеталар, рим шәмнәре урам өчен генә каралган, чөнки аның таралу биеклеге 10 метрдан да ким булмый. Сатып алынган пиротехниканы коры урында саклау зарур. Юеш, югары температуралы, тиз кабынып китүчән әйберләр сакланган урыннарда да аларны тотарга ярамый. Кесәдә яисә автомобильдә йөртү шулай ук бик куркыныч. Мондый әйберләрне балаларның үзләренә генә сатып алырга яисә кулланырга рөхсәт итмәгез.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев