Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПФМКның элеккеге директоры вафат булды

ПФМКның элеккеге директоры, Яшел Үзән шәһәр Советы депутаты, Яшел Үзән муниципаль районының мактаулы гражданины Шәфикъ Габдулла улы Шәйхеразиев 79нчы яшендә вафат булды.

Аның хезмәт эшчәнлеге рес­публиканың Мактау грамотасы, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, «Намуслы хезмәте өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән билгеләнгән.
Шәфикъ Габдулла улы хезмәт урынында бик җавап­лы хезмәткәр, тырыш җитәкче була. Үз алдына куйган бурычны һәрвакыт үти, төрле дәрәҗәдәге проблемаларны хәл итә. Аның хезмәтенә булган мөнәсәбәте, эшендә күрсәткән югары нәтиҗәләре, кешелекле сыйфатлары һәм кешеләргә карата ваемсыз калмавы югары бәяләнә.
2008 елда Шәфикъ Габдулла улына, хезмәтләрен бәяләп, Яшел Үзән муниципаль районының Мактаулы гражданины исеме бирелә.
Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге өчен!

Яшел Үзән муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X