Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Пешекче эше кәсеп түгел, ә сәнгать» (1нче кисәк)

«Яшел Үзән А.М.Горький исемендәге завод»ның «Восточная» ашханәсендә «2015 елның иң шәп пешекчеләре» исемле кулинария осталары бәйгесе «Пешекче эше кәсеп түгел, ә сәнгать» девизы астында узды.

Иҗтимагый туклану цехының пешекчеләре һәм кондитерлары арасында булды әлеге «тәмле» көрәш. Биш этаптан торган ярыш программасында пешерү осталыкларын өч кешедән торган биш команда күрсәтте. Иң беренче сынау - «Команданың визит карточкасы»нда төркемнәр үзләре һәм һөнәрләре белән үзенчәлекле итеп таныштырдылар. Ә инде икенче сынау «Өй эше» исеме астында булып, балык, тавык яки башка төрле иттән әзерләнгән «Банкет ашамлыгы» тәкъдим ителде. Бу этапта ризык кына түгел, шулай ук аның тәме, бизәлеше һәм халык хозурына бирелеше дә бәяләнде. Завод ашханәсендә үз һөнәрләренең осталары гына түгел, ә сәнгатьне һәм эстетиканы да яхшы аңлаучы хезмәткәрләр эшләвен биредә булган һәр кеше аңлагандыр. Чөнки алар ясаган «шедевр»ларны ресторан өстәленә куйсаң да, бит кызарырлык түгел иде.
Ризык әзерләнә торган урын да, аны пешерүчеләр өчен дә санитария-гигиена таләпләре зур. Өченче тур нәкъ шул юнәлештә булды. Бу биремдә конкурсантларны туклану физиологиясе, чисталык һәм ризыкны әзерләү технологиясенә кагылышлы сораулар белән сынадылар. Алар бу юлы да югалып калмады, әзерлекләрен тагын бер исбатлады.
Барысы өчен дә иң мөһим сынау - дүртенче этап булгандыр, мөгаен. Аның исеме үк кызыксыну уятырлык: «Кара тартма» дип атала иде. Конкурсантлар шул тартмада яткан продуктлар җыелмасы белән 20 минут эчендә салкын кабымлык әзерләп өлгерергә тиеш булды. Алар өлгергәнлекләре һәм фантазия­ләре белән тамашачыларны гына түгел, күпне күргән жюри әгъзаларын да шаккатырды. Кабымлыкларның тәменә дә, ясалыш-бизәлешенә дә сүз әйтерлек түгел иде, авыз сулары гына килде. Соңгы, йомгаклау турында алар эшчеләр ашханәсе өчен өч төрле ризыктан торган комплекслы әбәт тәкъдим иттеләр. Командалар 60 минут эчендә тәмле, тук­лыклы һәм файдалы ризыклар әзерләп өлгерде.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев