Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фондына тиешле взносларны түләмәгәннәр

Яшел Үзән прокуратурасы страховкаланган гражданнарның страховой взносларын түләү өлешендә пенсия законнарының үтәлешен тикшергән.

- Тикшерү барышында 2015 елның 27 февраленә мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе взносларын түләү буенча бурычлылар ачыкланды, - дип аңлата Яшел Үзән прокуроры урынбасары Нурия Хәмидуллина. - Страховой взносларын тулы күләмдә түләмәүчеләр арасында «Авангард» ЯАҖ (3256,2мең сум), «Восход» ҖЧҖ (1758,3 мең сум), «ВЗП Заволжья» ҖЧҖ (1251,9 мең сум), «МТК»АК БАРС» ҖЧҖ (1604,9 мең сум) бар. Әйтелгән предприятиеләр тиешле исәп-хисапны тулы күләмдә ясамаган. Федераль законнарга ярашлы рәвештә бу предприятиеләр җитәкчеләренә җитешсезлекләрне төзәтү һәм закон бозуга китергән затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә чыгарылды. Шулай ук әлеге предприятиеләр җитәкчеләренә закон үтәлмәгән очракта административ эш кузгатылуы турында аңлатылды.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев