Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды: саннар һәм фактлар

Лаеклы ялга чыккан яшел үзәнлеләрнең 22 проценты эшли.

Яшел Үзән Пенсия фонды 2018 елга башкарылган эшенә хисап тотты. Сезнең игътибарга әлеге ведомство җитәкчесе Алексей Сабурскийның хисап чыгышыннан алынган саннарны бирәбез.

Яшел Үзән районында 52508 пенсионер исәпләнә.
2018 елда аларның саны 517гә арткан.
Пенсионерларның 22,1 проценты пенсиягә чыккач та эшләүләрен дәвам итә. 
ЯҮМРда яшәүче 165485 кешенең  31,76 проценты пенсионер.
2018 елда пенсияләр һәм башка социаль түләүләр өчен чыгымнар 8688,7 млн сум тәшкил иткән.

Пенсияләр ничек арткан
Узган елда пенсияләр өч тапкыр индексацияләнгән:
1 гыйнвардан страховой пенсия­ләрне 3,7 процентка арттыр­ганнар. 2019 елның 1 гыйнварына аның уртача күләме – 13622,01 сум.
1 апрельдән социаль пенсия­ләр 2,9 процентка күтәрелгән. Ел ахырына уртача социаль пенсия күләме –  8325,23 сум.
1 апрельдән ай саен түләнә торган акчалата түләүләр 2,5 процентка җиткән. ЕДВның уртача күләме – 2251,13 сум.

2019 ел перспективалары 
1 гыйнвардан страховой пенсия­ләр 7,05 процент артты.
1 февральдән ЕДВ факттагы инфляция дәрәҗәсенә карата 4,3 процент күтәрелде.
1 апрельдән социаль пенсияләрне 2,4 процент арттырырга җыеналар.

Яшәү минимумыннан түбәнрәк
3166 пенсионер республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан (8232 сум) түбәнрәк пенсия ала. Аларга федераль социаль өстәмә түләү бирелә. Өстәмәнең уртача күләме – 1940,39 сум.

Булачак пенсияләре турында алдан кайгырталар
Яшел үзәнлеләрнең күбесе үзләренең булачак пенсияләрен алдан кайгыртып, өстәмә финанслау буенча дәүләт программасында катнаша. Алар үзләренең киләчәк пенсия исәп-хисабына 85 млн сумнан артык акча күчергән. Дәүләт тә аларга шуның кадәр өстәгән. 1112 пенсионер 14 млн 626 сум акча алган да инде. Бу аларның пенсиясенә сизелерлек өстәмә.

Хезмәтләрнең  сыйфаты арта
2018 елда Пенсия фондының белгечләр кабул итүенә алдан язылу вакытын җиде көнгә кадәр кыскартылган.  Элек ул бер айга кадәр җиткән. Ә 2019 елның  1 февраленнән ул өч көнгә генә калган. Бу дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә эшләнгән.  Аннан  файдаланучыларга консультацияләр дә,  электрон документларына бәяләмә дә чираттан тыш бирелә.  
Потенциаль пенсионерларның да Пенсия фондына килүе күпкә кимегән. Бу шәхси исәп-хисап мәгълүматларыннан чыгып пенсия билгеләү буенча  пилот проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә башкарылган.
Узган елның февраленнән  гражданнар дәүләт хезмәтләре алу өчен Пенсия фондының теләсә-кайсы органына яисә яшәү урынының кайда булуына карамастан, үзе сайлап алган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Клиент хезмәтләрендә  берничә сорау буенча бер тәрәзәдән кабул итү оештырылган.
Идарәдә клиент хезмәтенең эшен бәяләү һәм контрольгә алу буенча   коррупциягә каршы  уникаль система  эшли. Һәр кабинкада микрофонлы камералар куелып, аларның язмасы билгеле бер вакыт саклана. Шулай ук, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын бәяли торган җайланмалар да урнаш­тырылган.
Документларны кәгазьсез алып бару һәм саклау буенча пилот проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Идарә электрон саклау урыны технологиясен гамәлгә кертү проектында катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев