Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия фонды олысына да, кечесенә дә хезмәт күрсәтә

Пенсияләрне арттыру һәм түләү 2019 елның гыйнварыннан һәм апреленнән индексация нәтиҗәсендә, 1 миллион 146 мең татарстанлы пенсияләрен тотрыклы рәвештә яңа күләмдә алды.

Февраль аенда айлык акчалата түләүләрне индексацияләү, августта эшләүче пенсионерларның пенсия ләрен яңадан исәпләү үткәрелде.
Нәтиҗәдә, картлык буенча иминият түләвенең уртача күләме – 14 623 сум, барлык пенсияләрнең 13 865 сум булды. Планлаштырылганча, эшләмәүчеләрнең пенсиясе уртача 1000 сумга артты. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге 30 елдан артык авыл җирендә яшәүчеләрне ачыклау өчен, респуб ликада өч йөз меңнән артык эшне анализлады. нәтиҗәдә, 60 меңнән артык кеше 2019 елның гыйн варыннан түләүләрне 1333 сумга арттырып алды.
2019 елда, пенсия сис темасы параметрлары үзгәрүгә бәйле рәвештә, өч һәм дүрт баласы булган аналарны, шулай ук, стажлары озын булган гражданнарны (ир-атлар өчен – 42 ел һәм хатын-кызлар өчен – 37 ел) ачыклау буенча чаралар үткәрелде. 
Шулай ук, бердәм кереме республика буенча яшәү минимумына җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга ел дәвамында өстәмә социаль түләү гамәлгә ашырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, федераль социаль өстәмәне исәпләү тәртибе үзгәрде. Бу 2019 елда 72 меңнән артык пенсионерның матди хәлен уртача 377 сумга арттырырга мөмкинлек бирде.
Хәзер, 2020 елга социаль түләүләр дә шул ук тәртиптә исәпләнә.
2019 елда республикада барлыгы 205 млрд суммасында пенсия һәм пособие түләнде.
2020 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйн вардан 6,6 процентка индексацияләнә, бу фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак. Игътибар итегез, пенсия күләме һәр кешенең индивидуаль алып барылачак. Әйтик, 2019 елның декаб рендә иминият пенсиясе 15000 сум булса, өстәмә сумма 1000 сум тәшкил итә, әгәр 10000 сум икән, өстәмә якынча 700 сум күләмендә көтелә.
Индексацияләүдән соң теркәлгән түләү күләме аена 5686 сум тәшкил итәчәк, пенсия баллы – 93 сум. Ә дәүләт пенсия тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, 2020 елның 1 апреленнән барлык пенсионерларның акчасын якынча 
7 процентка арттыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев