Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерларның яшәү минимумы 2016 елда 7526 сумны тәшкил итә

2016 елга Татарстан пенсионерының яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына бәяләр үсүен һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсешен исәпкә алганнар. Татарстан Икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, пенсияләренә социаль өстәмәләр хезмәт хаклары турында архив мәгълүматлары сакланмаган, эш стажлары биш елдан кимрәк булган һәм элек хезмәт хакы аз түләнгән тармакларда эшләүчеләр,...

2016 елга Татарстан пенсионерының яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына бәяләр үсүен һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсешен исәпкә алганнар.

Татарстан Икътисад министры Артем Здунов әйтүенчә, пенсияләренә социаль өстәмәләр хезмәт хаклары турында архив мәгълүматлары сакланмаган, эш стажлары биш елдан кимрәк булган һәм элек хезмәт хакы аз түләнгән тармакларда эшләүчеләр, шулай ук туендыручыларын югалту сәбәпле пенсия алучы балаларга бирелә.

Быелның 1 сентябренә мәгълүматлар буенча, Татарстанда пенсияләренә федераль социаль өстәмәне 44 мең пенсионер ала, бу барлык пенсионерларның 4 процентын тәшкил итә. 2016 елга Татарстан пенсионерының яшәү минимумы күләмен санаганда, быел азык-төлек товарларына бәяләр үсүен һәм киләсе елга фаразланган инфляция үсешен исәпкә алганнар. 2016 елга пенсионерның яшәү минимумы Татарстанда 7526 сум дип билгеләнгән, дип яза «Шәһри Казан" газетасы сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев