Пенсионерларга пенсияне вакытыннан алда бирәчәкләр
Татарстанда почта элемтәсе оешмалары ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан эш графигына төзәтмәләр керттеләр.
4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе көне булганлыктан, эшләми торган ял көннәре булып саналалар. Йортларга пенсия китереп бирү кабул ителгән графиктан алда, 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлекчәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев