Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Паспорт күчермәләрен мошенниклардан ничек сакларга

Күп кенә оешмаларда, башка документлар белән беррәттән, паспорт күчермәсен дә таләп итәләр һәм бу күпләрне борчый, чөнки синең мөһим документларың күчермәләренең мошенниклар кулына эләгүе бик мөмкин.

Әйе, микрофинанс оешмасында заем алу яисә бина арендалау өчен пас порт күчермәсе дә җитә. Сезнең шәхси мәгълүматларның чит кулларга эләгүдән сакларга буламы? Әйе, була. Менә аның берничә алымы.

Оешма турында мәгълүмат туплагыз
Әгәр паспорт күчермәсен дәүләт учреждениесенә яки күптән һәм үзен яхшы яктан күрсәткән фирмага бирүләрен сорасалар, борчылырга кирәкми. Тик аз билгеле булган оешма вәкиле таләбе буенча, аңа паспортыгызның күчермәсен бирүгә сак карарга кирәк.
Күпчелек очракта паспортның аерым мәгълүматлары гына да җитә.

Кайбер мәгълүматларны яшерегез
Паспортыгызның ачык һәм яхшы күчермәсен ясатыгыз. Аннан соң кайбер мәгълүматларны, мәсәлән, паспорт бирү урыны турында яки имзагызны, фотода йөзнең яртысын яки теркәлү ад ресының бер өлешен кәгазь белән каплап яңа күчермә ясатырга була.
Банклар һәм финанс оешмалары мондый күчермәне кабул итмәячәк.
Сезнең рөхсәттән башка аренда килешүен төзү дә мошенникларга авыр булачак.

Күчермәгә тамга салыгыз
Паспорт күчермәсен нинди максаттан таләп итүгә карап, аңа тиешле язма куегыз. Мәсәлән: «Күчермә «Савраскин» ИПга яки «Күчермә кунакханәгә керү өчен бирелгән» һ. б.
Язуны күчермәдәге фотография яки башка паспорт мәгълүматлары өстенә язу тагын да яхшырак булачак.
Күчермә сораучыга бу принципиаль булмаса да, банкта кредит алу өчен аны куллану мөмкин түгел.

Күчермәне сыйфатсыз итеп ясатыгыз
Әгәр аны таләп итүче банк структурасы түгел икән, ул аңа дәгъва бел дермәячәк. Чөнки ул кредит килешүе төзү өчен түгел, ә шәхесне раслауга гына кирәк бит.

Искәрмә!
Әгәр сез мондый күчермәне кабул итәргә теләмәгән хезмәткәр белән очрашсагыз яки аны кабул итүдән баш тартсалар, үзегезнең сүздә нык торыгыз,чөнки сездә сайлау хокукы булыр га тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев