Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Партия проектларын – тормышка!

«Бердәм Россия» партия проектлары аркылы кеше мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәү дәрәҗәсен күтәрүче бик күп яңа һәм кирәкле эшләр башкара.

Татарстан - Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ партия проектларын тормышка ашыручы бердәнбер территория.
«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге партия программалары президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Стратегиясе куйган түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә: халыкны социаль яклау, регионыбызда сәламәтлек саклауны үстерү, белем бирү, иҗтимагый институтлар, татарстанлыларның яшәү сыйфатын яхшырту. Чынлап та, бу юнәлеш­ләрдә күзгә күренерлек эшләре бихисап инде. Шулай да, Партиянең иң күп игътибар иткән өлкәсе булып халыкны социаль яклау тора. Бу тармакны «Бердәм Россия»леләр үзләренең җаваплылык зонасы дип саный һәм федераль партпроектларны регионныкылар белән өстәмә көчәйтә. Әйтик, Яшел Үзән районында тормышка ашырылучы «Безнең кадерле ветеран», «Мәктәпкә җыенырга булыш!», «Әниләр киңәше», «Авыл клубы» -шундыйлардан. Шушы көннәрдә Бакырчы авылында төзелеп ятучы клуб, уку әсбаплары, формалар белән тәэмин ителгән балалар (узган уку елында 625 - I сыйныф баласы портфельле, 1308 бала - канцеляр кирәк-яраклы, 348 - мәктәп формалы ителгән иде, быел да 1 августтан әлеге акция үз эшенә керешә), дәваханәләрдә ветераннар өчен махсуслаштырылган палаталар (13 палатада медицина җиһазы яңартылган, 9 палатада ремонт ясалган) һ.б. - әлеге региональ проектларның эшләвенә тагын бер дәлил булып тора. Болардан тыш «Физкультура- тернәкләндерү комплекслары төзелеше», «500 бассейн», «Балалар бакчалары - балаларга», «Яшәү сыйфаты - сәламәтлек», «Управдом - грамоталы кулланучы мәктәбе», «Балалар спорты» («Ишек алды тренеры») кебек федераль проектларның да кәгазьдә генә булмавын барыбыз да ишетеп, күреп торабыз.
Гөлнара ВӘЛИЕВА
Тулырак - газетаның 46нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X