Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пар аккошлар – авылыбыз күрке

Гашыйк булу һәркемгә хас сыйфаттыр. Ә менә шушы мәхәббәт хисләрен гомер буе йөртеп, гомер буе бер-береңә тугрылык саклап, үрнәк балалар, матур оныклар үстерү бәхете барлык кешегә дә тәтеми. Андый парларны халыкта пар аккошларга тиңлиләр.


Уразлы авылы клубында Тәскирә Фәйзуллина оештырган кичә дә нәкъ менә шулай атала иде. Ә пар аккошларга тиңләрлек гаиләләр безнең авылда шактый. Болар - Сания һәм Әнвәр Мөхәммәтҗановлар, Фирая һәм Фәрит Хөсәеновлар, Әминә һәм Рәшит Мөхәммәтҗановлар, Фәридә һәм Альберт Зәйнуллиннар, Гөлҗиһан һәм Фердинанд Сафиннар. Бу гаиләләр авылыбызның күрке, һәр­барчабызга үрнәк кешеләр.
Әлеге гаиләләрне шушы кичәдә балалары, оныклары Гашыйклар көне белән котлап кына калмады, йөрәк түрендә җыелган барлык рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ураз­лы, күрше Яке үзешчәннәренең чыгыш­лары кичәнең төп геройларына гына түгел, барлык тамашачыларга да хуш килгәндер дип уйлыйм: бигрәк ихлас иде бит алар.
Тантаналы кичә авыл китапханәсендә мул чәй табыны артында дәвам итте. «Без шулкадәр нәрсә эшләгән инде, гомер буе эшләгән дә эшләгән, шул арада балалар да үстергән гади кешеләр инде» дип, тыйнак кына утырган апа-абыйлар чәй табын артында гына иркенәеп киттеләр. Үзләре пешергән тәм-томнар белән авылдашларны сыйларга кирәк бит! Ну оста да инде үзләре - һәр ризык телеңне йотарлык! Шулай булмыйни, ризык пешкән йортта утызар-иллешәр ел МӘХӘББӘТ хөкем сөргән ич!
Таһирә Хәбибуллина,
Уразлы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X