Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Озайтылган көн төркеме өчен түләтерләрме?

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа канун пректы әзерләгән. Алар балалары озайтылган көн төркемендә (продленка) калучы әти-әниләрне әлеге хезмәт өчен түләүдән тулысынча азат итәргә тели.

Канун проектыннан аңлашылганча, озайтылган көн төркеме өчен чыгымнарны әти-әниләр түләргә түгел, ә җирле һәм муниципаль бюджет күтәрергә тиеш. Министрлык вәкилләре әйтүенчә, мәктәпләрдәге әлеге төркемнәр нәкъ менә бюджет тарафыннан финансланган урыннарда нәтиҗәле эшли икән. Күзәтүләр шундый нәтиҗә биргән.

Министрлык тәкъдиме Россия Дәүләт Думасында да яклау тапкан. Тиздән методик күрсәтмәләр төбәкләргә дә таратылачак, дип хәбәр итә intertat.ru.

Фото http://aprpress.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев