Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Озак яшисегез киләме, түбәндәге киңәшләрне укыгыз

1971 елда Тибет монастырьларында Юнеско экспедиция се тап булган, безнең эрага кадәр V гасырда балчык табличкаларга язылган гомерне озынайту рецепты дөньяның барлык телләренә тәрҗемә ителгән.

Вакланган 100 г ромашка, 100 г сары мәтрүшкә (зверобой), 100 г үлмәс гөл (бессмертник) һәм 100 г каен бөресен фарфор яки пыяла савытка салырга. Кич белән 1 аш кашыгы әлеге катнашмага 0,5 л кайнар су өстәп, 20 минут төнәткәннән соң сөзәргә. Бер стакан кайнар сыеклыкка бер чәй кашыгы бал салып болгатырга. Кичке аштан соң шуны эчәргә һәм шуннан соң эчмәскә дә ашамаска да. Иртән: кичтән калган сыеклыкны парда җылытырга, бер чәй кашыгы бал салып болгатыр га һәм эчәргә. Ясап куйган үләннәр катнашмасы беткәнче көн саен шулай эшләргә. Дәвалану курсын: 5 елдан соң кабатларга. 
Әлеге дәвалану курсын узганнан соң матдәләр алмашынуы яхшыра, шуның нәтиҗәсендә барлык тамырлар, бигрәк тә кан тамырлары сыгылмалырак була. Ә бу үз чиратында склероз, инсульт, стенокардия, инфаркт, гипертония кебек авыруларны кисәтә, баш шауламый башлый, күз күрүе яхшыра, гомумән, организм яшәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев