Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оста кулында бөркет тә туа, челән дә...

Күгеш авыл җирлеге башлыгы Илдар Нотфуллин үзләрендә читтән килгән агачтан төрле сыннар ясаучы оста яшәве турында сөйләде. Кызыксындык: андый осталар бик сирәк очрый бит. Озын сүзнең кыскасы, дигәндәй, без аның өенә барып танышып сөйләшеп чыктык.

Габделбәр Бәхтияров атлы булып чыкты яңа танышыбыз. Читтән килгән дигәч тә, читләтәсе килми аны - Күгеш кияве икән ул үзе. Тормыш иптәше Рәмзия ханым Күгешнеке, хәзер торган йортлары да - аның нигезе. Оста үзе Арчаныкы. Шунда ул күп еллар педагогия көллиятендә рәсем һәм хезмәт дәресләре укыткан. Агачны сәнгатьле эшкәртү белән ныклап торып утыз ел чамасы элек шөгыльләнә башлаган. Укытучының икенче һөнәре дисәң дә ярый аны. Хатыны һич көтмәгәндә илле яшендә дөнья куйгач, ул өч бала белән утырып кала. Менә шул чакта тормышны күтәрергә агач эшкәртү һөнәре ярдәм итә дә инде.

- Аллаһка шөкер, балаларым үсеп җитеп, аякка бастылар. Олы кызым минем юлдан китте: Арча көллиятендә рәсем укыта, - диде Габделбәр әфәнде горурланып.

Рәмзия ханым белән кавышкач, бәхетле пар Күгешкә кайта. Безнең якның шифалы һавасы иҗат кешесенә уңай йогынты ясаган дип әйтәсе килә, билгеле.

- Авылда яшәве рәхәт. Өебезгә янкорма төзеп, шунда эш бүлмәсе ясадым. Һәр көнне иртән хезмәтемә керешәм һәм арганчы инструментларымны куймыйм, - ди ул үзе дә.

Агачтан әйбер ясарга заказ бирүчеләрнең өзелгәне юк икән. Күбрәк кошлар, хайваннар сыннарын сорыйлар ди. Без кергәндә оста кулында парлы челән скульптурасы туып килә иде. Матур әйбер игътибарны җәлеп итә бит ул. Әнә ялгыз челән, аю сыннары да өйләрен бизәп тора... Әйтергә кирәк, зур хезмәт таләп итә агач сыннарны ясау. Мисалга, ялгыз челән сынын иҗат итәргә бер ай вакыт китә ди оста. Иң күп вакыт таләп иткәне һәм иң катлаулысы - бөркет сыны икән.

- Бу һөнәргә кечкенәдән өйрәнә башладым дисәм дә ярый. Балачакта ук рәсем ясарга һәм кылыч-мылтык кебек уенчыкларны агачтан уеп куярга хирыс идем... Менә шулай: уйнап башланган шөгыльләр гомерлек һөнәргә әйләнделәр, - дип сөйләде үзе турында Габделбәр әфәнде.

Мондый һөнәр ияләре еш очрамый, шуңа күрә ул һөнәрнең серләрен дә беләсе килде, әлбәттә.

- Мин үзем серләр сакламадым. Гомер буе балалар укыттым һәм аларга белгәнемнең барын өйрәттем. Бер караганда, бу эш гади кебек тә үзе. Әмма табигатьтән рәссам сәләте бирелүе зарур. Агач кисәгендә уйлаган сыныңны күрә белү дә үзенчәлекле сәләт бит. Һәм, шуңа өстәп, агач эшкәртүне яратып башкарсаң гына матурлыкка ирешә аласың, - диде мөгаллим-скульптор.

Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев