Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода янгын сүндерүчеләр 30 кешене коткарган (+ФОТО)

Дүшәмбе көн иртәсе Осиновода яшәүчеләрнең янгыннан башлана.

"Глонасс+112" системасына күп катлы йортның җиденче каты балконы яну турында хәбәрләр иртәнге алтылар тирәсендә килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә балконны гына түгел, фатирны да ут чолгап алган була инде. Кешеләр тәрәзәдән ярдәм сорыйлар. Чөнки янгын чыккан фатирда яшәүчеләр балконда янгын чыкканны күргәч урамга чыгып йөгерәләр, ә ишекне ябарга оныталар. Нәтиҗәдә ут басым белән фатирны ялмап ала, аннан соң үтәли җил аша төтен подъездга тарала. Шулай итеп, яшәүчеләргә подъезддан чыгу мөмкинлеге ябыла. Кешеләрне коткару һәм эвакуацияләү янгын сүндерүчеләрнең беренче бурычына әйләнә. Шунда ук газ-төтен хезмәте звеносы оештырылып, махсус коткару җайланмалары белән кешеләрне төтен тулган подъезддан чыгаралар. Югары катларда яшәүчеләр автобаскыч ярдәмендә эвакуацияләнә.

Янган сүндерүчеләр барлыгы 30 кешене коткара, алтысы балалар була. Шунда яшәүче хатын-кызларның берсе мөстәкыйль рәвештә төтенле подъезддан үзе төшеп, ис газыннан агулана һәм аннан соң ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү каретасында ук үлә. Тагын ике зыян күрүчене Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенә китерәләр. Хәзер алар реанимациядә ята. Янгын нәтиҗәсендә җиденче катта фатирның 75 квадрат метр мәйданы янып бетә.

Дүртенче подъездга, ишекләргә, стеналарга зыян салына. Йортның хәзер тышкы ягына да ремонт таләп ителә.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгынның билгесез кешеләрнең тәмәке тартканда ут белән саксыз кылануыннан чыккан.

Янгынга барлыгы 25 берәмлек техника һәм 74 кеше җәлеп ителә.

Резидә Йосыпова,

8нче янгын сагы гарнизоны инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X