Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода яңа мәчет ачылды (фоторепортаж)

Бүген Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә М-7 трассасы буенча "Сәфәр" мәчете ачылды. Ачылыш тантанасында район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин, Казан кунагы Камил Исхаков, якын-тирә авыллардан бик күп мөселманнар катнашып, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәчетне мөселман эшмәкәре Илшат Бикмуллин төзетте һәм ул тирә-юньгә нур чәчеп балкып тора....

Бүген Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә М-7 трассасы буенча "Сәфәр" мәчете ачылды. Ачылыш тантанасында район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, районның имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин, Казан кунагы Камил Исхаков, якын-тирә авыллардан бик күп мөселманнар катнашып, иң изге теләкләрен җиткерде. Мәчетне мөселман эшмәкәре Илшат Бикмуллин төзетте һәм ул тирә-юньгә нур чәчеп балкып тора. Ерак юлга сәфәр чыгучы мосафирлар, сәяхәтчеләр, "Сәфәр"гә кереп, иманын ныгытып, Аллаһның ризалыгын сорап чыга ала.

Мәчетнең архитекторы Вероника Кудрявцева, эчке бизәлеш авторы - Татьяна Володина. Мәчетнең имамы - Фоат Гарипов.

Ильяс Салихҗан фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев