Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново бистәсендә фатир янган: 15 кешене коткарганнар (+ФОТО)

Иртәнге сәгать алтыда 112 хезмәтенә Осиново бистәсенең Ленин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр килүгә, йорттан кешеләрне коткара башлый. 15 кеше бинадан чыгарыла, шуларның 12се автобаскыч һәм күтәргеч аша.

Өч кешегә газ исеннән коткаручылар звеносы ярдәмгә килә. Алар кешеләргә сулыш органнарын истән саклаучы маскалар бирә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының катастрофа медицина үзәге мәгълүматы буенча, ике кеше агуланган. Янгын 8.53 сәгатьтә сүндерелә. Нәтиҗәдә 75 кв. м. мәйдандагы фатир янып бетә. Сәбәпләре әлегә ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X