Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновадагы 10 катлы йорт буйлап енот чабып йөри

Менә шундый хәбәр җиткерәләр Осиноводагы Гайсин урамында урнашкан ун катлы йортта яшәүчеләр.

 Урынга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәсенең хезмәткәрләре килә. Коткаручылар енотны табалар, зыян күрүче юк. Соңрак ачыкланганча, енот хуҗаларында яшәгән, аннары билгесез сәбәпләр аркасында, урамда калган. Ни булганын ачыклап булмый, енотның хуҗалары шалтыратуларга җавап бирми. 
Тотылган җәнлекне коткаручылар базасына илтәләр һәм вольерга урнаштыралар. Соңрак, аны элек шушы кешеләргә саткан, шул төр җәнлекләр асрау, сату белән шөгыльләнүче ханым моннан алып киткән. 
Сүз дә юк, йортта җәнлек-җанвар асрау үтә дә зур җаваплылык сорый, аларга уенчык сыман карарга кирәк түгел. Аларның да үз холкы, таләпләре бар. Җитмәсә, «телим, алам, телим, чыгарып атам» принцибы белән эш итеп без күпме җәнлек, икенче дусларыбызны язмыш кочагына ташлыйбыз. Алар да бит җан иясе, шуны онытмасак иде. Җәнлек-җанвар рәнҗеше бик ачы була, ди әбиләребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев