Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ОСАГО бәясе өч тапкыр артырга мөмкин

Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге штрафлар күләменә карап ОСАГОны арттыру коэффициентын эшләгән.

Россия автомобиль иминиятләштерүчеләр берлеге (РСА) машина йөртүчегә билгеләнгән штрафлар күләменә карап, ОСАГОны арттыру коэффициентын эшләгән. Юл йөрү кагыйдәләрен артык күп бозучылар өчен иминиятләштерү бәясе өч тапкыр кыйммәтләнергә мөмкин. РСА үз тәкъдимнәрен Үзәк банкка җибәргән, дип яза "Ведомости". Әлеге коэффициент кулланылачак кагыйдә бозулар исемлеге аныклана.

Берлек әзерләгән шкала нигезендә, юл йөрү кагыйдәләрен биш тапкырдан артык бозмаган автомобиль йөртүчеләр ОСАГОның база бәясен түләячәк. Ә 5тән 9га кадәр кагыйдә бозучыларга карата коэффициентны 1,86 дәрәҗәсендә билгеләү ниятләнә. Ә юл йөрү кагыйдәләрен бер елга 35 тапкырдан күбрәк бозучылар өчен 3,04 коэффциенты кертелергә мөмкин.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев