Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ОСАГО буенча иминият түләвен алу ансатлашты

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев мәҗбүри автогражданлык җаваплылыгы (ОСАГО) буенча иминият түләвенә кагылышлы карарны имзалады. Сүз сәламәтлеккә зыян килгән очраклар турында бара.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында сәламәтлегенә зыян килгәннәр иминият түләвен ОСАГО килешүе буенча хәзер җиңелрәк юл белән һәм тизрәк ала башлаячак. Андый гражданнарга барлык чыгымнарны исәпләү өчен дәвалану вакыты төгәлләнгәнне көтеп торырга кирәк булмаячак. Сәламәтлеккә килгән зыян өчен иминият түләве медицинада кулланылучы документлар буенча аерым нормативларга нигезләнеп түләнәчәк.

Әгәр дә зыян күрүченең дәвалану чыгымнары иминият түләвеннән артып китсә, яки ул имгәнү аркасында инвалид калса, аңа өстәмә рәвештә иминият акчасы биреләчәк. Дөрес, иминият суммасы кысаларында гына. Аның максималь дәрәҗәсе 2015 елның1 апреленнән 500 мең сум булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев