Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Орлыкларны уңышлы көннәрдә чәчәргә кирәк

Тәҗрибәле бакчачылар орлык утыртканда айның яшелчәләр үсешенә йогынтысы турында элек-электән белеп килгән һәм шуларга карап эш иткән. Бакчачылык белән әле генә шөгыльләнә башлаган кешеләргә дә моны исәпкә алырга кирәк.

Мәсәлән, ай туган көннәрдә чәчү, күчереп утыртуны башкарырга бөтенләй ярамый. Ә менә үсүче ай көннәрендә орлык тиз үсә, яхшы шытым бирә һәм мул уңышка исәп тотып була.
Бакча эшләрен башкарганда айның кайсы йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Кысла, үгезбозау, чаян, балык йолдызлыклары астында утырту уңышлы санала.
Кыз, укчы, үлчәү, кәҗә - уртача билгеләр. Болар астында чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, әмма әллә ни уңышка исәп тотып булмый.
Ә менә игезәкләр, сукояр, арыслан, кучкар - уңышсыз санала. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X