Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке үсентеләре Яшел Үзән базарын яулый

Рөстәм Миңнеханов стратегиясе бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантияләр белән тәэмин итә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән булдырылган программаларның берсе генә дә бетерелмәде. Татарстан лидеры муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү бурычын куйды. Олы Якегә кайчан гына килсәң дә, ниндидер бер яңалыкка тап буласың. «Җиләкле үзән»...

Рөстәм Миңнеханов стратегиясе бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантияләр белән тәэмин итә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән булдырылган программаларның берсе генә дә бетерелмәде. Татарстан лидеры муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү бурычын куйды.

Олы Якегә кайчан гына килсәң дә, ниндидер бер яңалыкка тап буласың. «Җиләкле үзән» крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчә үстерү белән дан тоткан Олы Якедә җиләк үрчетүе, аның уникаль проектлары белән узган ел җәйдә Рөстәм Миңнеханов та бәяләп, күргәннәреннән канәгать булып киткән иде.
Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәр Илдар Ситдыйков ирешелгәннәр белән генә чикләнмичә, эшен тагын да җәелдерергә тырыша. Идеяләре дә, планнары да зурдан. Әле менә Олы Якенең элеккеге ферманың бер бинасын теплица итеп ясаган.

Әлегә полиэтилен белән генә капланган (киләчәктә поликарбонат белән ясалачак) теплицада безне чып-чын яз каршы алды. Биредә эш кайный. Кызыл, кара карлыган, слива, чия, алмагач, кура җиләге агачлары, бакча җиләге, роза чәчәкләре үсентеләре бөтен теплицага таралган. Кызларның тырыш куллары Краснодар якларыннан ук кайтарылган үсентеләрнең һәммәсен кадерләп кенә аерып, бер-бер савытларга утыртып, тиешле язуларын теркәп, матур пакетларга урнаштырып, зур әрҗәләргә салып бара.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 26нчы саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев