Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке әбиләре оныкларына үрнәк

Картиаямыни соң йөрәк, Маңгайлар сырланса да... Көз. Октябрь ае бәйрәмнәргә ай. Өлкәннәр көне дә шул айда бит. Салкынча һава. Шулай да, бәйрәм икәнлеген белдереп, кояш нурлары сибә. Олы Яке авыл җирлегендә урнашкан "Чулпан" балалар бакчасында зур бәйрәм. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әбиләрен кунакка чакырганнар. Әбиләр бәйрәмгә ашыгалар. Ә балалар әбиләрен...

Картиаямыни соң йөрәк,

Маңгайлар сырланса да...

Көз. Октябрь ае бәйрәмнәргә ай. Өлкәннәр көне дә шул айда бит. Салкынча һава. Шулай да, бәйрәм икәнлеген белдереп, кояш нурлары сибә. Олы Яке авыл җирлегендә урнашкан "Чулпан" балалар бакчасында зур бәйрәм. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әбиләрен кунакка чакырганнар. Әбиләр бәйрәмгә ашыгалар. Ә балалар әбиләрен көтәләр. Ямь өстенә ямь өстәп, ишек ачылуга аларны "Чулпан" балалар бакчасы хезмәткәрлер ачык йөз белән каршы ала. Бәйрәмне бакча мөдире Гөлнур Шакирва башлап җибәрә. Әбиләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, бәхетле тормыш, якты киләчәк тели. Сүз тәрбияче Ләйсән Шаһидуллинага бирелә. Ул концерт программасын алып бара. Һәрбер бала әбиләргә багышлап сәнгатьле итеп шигырь сөйли, төрле уеннар уйнап, биеп тә күрсәттеләр. Һәрберсе үз куллары белән матур-матур чәчәкләр дә ясаган. Аларны, әлбәттә инде, әбиләренә бүләк иттеләр. Балалар белән берлектә Ләйсән әбиләрне дә моңландырды. Баянчы Дамир Габделхәй улы әбиләрне дә җырлатып-биетеп, аларны яшь вакытларына алып кайтты.

Бәйрәм бик күңелле узды. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артына күчте. Табын артында авыл абыстае Фәния Кәримова Коръен сурәләре укыды, вәгазь сөйләде. Балалар бакчасының эшчәнлеге озын гомерле булуын теләде.

"Чулпан" балалар бакчасы хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Тагын шундый бәйрәм оештыруларын көтеп калабыз.

И.Зарипова.

Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев