Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Шырданда – Авыл көне

Олы шырданлылар да Авыл көнен бәйрәм итте.

Көзге эшләрнең бетеп килгән чагы. Яше-карты мәчет янындагы мәйданга җыелды. Бәйрәмне уңган-булган мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова оештырды, аңа Мөслимә Каюмова, Ирада Әйбәтуллина булышты.
Авыл башлыгы Рәис Кәримов, авылдашларын бәйрәм белән котлап чараны ачып җибәргәннән соң, авылның үз җыры яңгырады. «Олы Шырданым» җырының көен дә, сүзен дә Гөлсинә Гайфуллина язган. Ул аны үзе үк бик матур итеп башкарды да.
Бәйрәм итәргә килүчеләр өчен эскәмияләр куелган, өстәлләр төрле-төрле тәм-томнардан сыгылып тора, самавыр җырлап утыра. Күпләр үзләре дә күчтәнәчләр белән килгән иде. Әнә 89 яшьлек Сания апа Галимҗанова үзе килә алмаса да, кызы Тәскирә артыннан кош теле пешереп җибәргән. Халык, концерт карый-карый, үзара гәпләшеп, рәхәтләнеп сөйләшеп, утырып сыйланды.
Бәйрәмнең сценарие бик мәгънәле, эчтәлек ле итеп, җирле авторыбыз Ирек Сафин шигырьләрен кулланып төзелгән иде. Сценарийга Олы Шырданга нигез салыну тарихыннан алып бүгенгесенә кадәр кертелгән. Концертта туган ил, туган авыл, сагыну, яшьлек турында җырлар яңгырады. «Туган авыл», «Сәяхәтче», «Әй, язмыш, язмыш» кебек җырлар күпләрне яшьлегенә алып кайткандыр мөгаен. Кунаклар җырчылар Наҗия Хәсәнова, Раушания Хәсәнова, алып баручы Алия Хәсәновага, гармунчы Роза Хәсәнова, Марат Шәрәфетдиновка кушылып, рәхәтләнеп җырлап утырды. Ул көнне кәефләр шәп, күңелләр күтәренке иде. Авыл бәйрәмендә Мәскәү кадәр Мәскәүдән дәү әнисе белән дәү әтисе янына кунакка кайткан кечкенә Азат Шәрәфетдинов та катнашты һәм биеп-җырлап барыбызның да күңелен күреп йөрде. Соңыннан олысы-кечесе биеп күңел ачты. Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, киләсе елда Авыл көнен тагын да зуррак итеп, алдан хәбәрләшеп үткәрергә, ел саен үткәрүне традициягә кертергә сүз куешып, бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралыштык.

Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев