Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда зур эшләр башкарыла

Туган авылым - Олы Ачасыр үзенең табигате, гади кешеләре белән матур. Шушы гади кешеләрнең эшләгән хезмәтләре белән күркәм.

Бүгенге көннәрдә авылның язмышы авыр хәлдә дип әйтсәк тә була: эш юк, яшьләр тизрәк шәһәргә китү ягын карыйлар, туучылар саны бик аз. Авылыбыз язмышы үзебезнең кулларга калды. Ләкин без сынатмыйбыз. Кулдан килгәнчә үзебез яшәгән тирәлекне камилләштерергә, төзекләндерергә тырышабыз.
Быелгы 2015 ел безнең авыл өчен вакыйгаларга бай булды. Шушы ел ахырында гына күпме файдалы эшләр башкарылды.
Авылым чишмәләргә бик бай. Хәленнән килгәнчә, авылым халкы аларның тирә-юньнәрен чистартып, күперләрен төзекләндереп тора. Иң мул сулы чишмәләрнең берсе - «Ат улагы» бүгенге көнгә кадәр бурасыз иде. Соңгы елларда Татарстан Республикасы күләмендә игълан ителгән «Чишмәләрне төзекләндерү» программасы никадәр чишмәгә җан өрде. Безгә дә шушы программа зур булышлык күрсәтте.
Иң элек чишмәнең йортын төзекләндерү өчен агач материаллар кайтты. Быел октябрь аенда авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Равил Самат улы җитәкчелегендә, авылыбыз халкы тарафыннан «Ат улагы» чишмәсенең йорты торгызылды. Башта бурасын бурарга ЖКХ хезмәткәрләре булышты. Түбәсенә калай авыл халкы акчасына алынды һәм авылның инициатив ир-атлары тиз арада ябып, эшләп тә бетерделәр. Чишмәбез искиткеч матур йортлы булды да куйды.
Авылыбызда яшьләр, бала-чага җитәрлек. Бигрәк тә бу каникул вакытларында күренә. Чөнки шәһәрдән әби-бабаларына кунакка кайтучы балалар шактый. Балаларыбызның сәламәт яшәү рәвешен алып бару өчен спорт мәйданчык­ларын булдыру һәр авылның хыялыдыр ул. Чөнки авыл балаларына мондый корылмаларда шөгыльләнү тәтеми шул. Шушы бушлыкны тутыру максатыннан, Марат Гатиятуллин инициа­тивасы һәм авылыбызның актив яшьләре тырышлыгы белән хоккей тартмасы булдырылды. Авыл халкының күпчелеге акчалата ярдәм күрсәтте. Яшьләр, бигрәк тә авылыбыз өчен җан атып яшәүче иганәчәбез Миңнуллин Әнвәр Габбазовичка рәхмәтле. Чөнки күпчелек матди ярдәм Әнвәр абыйдан булды.
Әле менә шушы көннәрдә генә музеебыз урнашкан урамга асфальт юл салына башлады. Бу юл турында без күптән хыяллана идек. Чөнки музейга турпоход белән килгән автобусларга әйләнеп чыгарга уңайсыз иде.
Әйе, эшлисе эшләр әле байтак. Авылыбызда шундый актив кешеләр яшәгәндә бер дә зарланасы килми. Каяндыр килгәнне көтеп ятсаң, эш бармас та иде.
Рәзинә Гатиятуллина, К.Насыйри исемендәге музей җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X