Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олимпия уеннары тәмам: Россия беренче өчлеккә кермәде, әмма җиңелмәде дә

Рио-де-Жанейродагы Олимпиада уеннары тәмамланды.

Ябылу парадында стадионга Россия байрагын синхрон йөзү буенча 5 тапкыр Олимпия чемпионнары Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашкина алып чыктылар.

Киләсе җәйге Олимпиада Япониянең Токио шәһәрендә үтәчәк, Олимпиада байрагы аларга тапшырылды.

19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза медаль яулап, Россия командасы дүртенче урынны яулады. Беренче урында - АКШ командасы (121 медаль), икенче урында - Бөекбритания (67), өченчедә - Кытай (70).

Олимпиада вакытында 28 спорт төрендә көч сынаштылар, барлыгы 306 комплект медаль уйнатылды. 27 дөнья һәм 91 Олимпия рекорды куелды.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X