Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ольга Бузова яңа 200 сумлыкның төп символы итеп Казанны сайлады

«Дом-2» проектында катнашучы, Россиянең иң популяр радио һәм телевидение алып баручысы, модель, актриса Ольга Бузова Үзәк банк чыгара торган яңа акчаларда Казанны күрәсе килә, дип яза sntat.ru.

«Казанда күп тапкыр булганым бар, әлеге кунакчыл, ягымлы, кояшлы шәһәргә мин гашыйк булдым. Аны 200 сумлык купюрада күрәсем килә. Мин #200Казань өчен тавыш бирәм", - дип язган ул үзенең Instagram битенә.

Социаль челтәрләрдә #200казань хэштегы актив кулланыла. Казан өчен җырчы МакSим, «Мураками» группасы cолисткасы Диләрә Вагапова, «This is Хорошо» шоуын алып баручы Стас Давыдов, Россия блогерлары Мария Горячева, Эльнар Мансуров, Полина Бржезинская, Пелагея Гоматина, Плюшевая Ксюша, Акылбек Бисикенов, Андрей Глазунов һәм башка бик күпләр тавыш бирә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев