Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрьский бистәсендә 45 яшьлек хатын-кыз батып үлде

Октябрьский бистәсендә 45 яшьлек хатын-кыз батып үлде. Гомеренең иң матур чорына кергән бу ханымның туганнары, якыннары аның язмышы шулай аяныч бетәр дип уйларына да кереп карамагандыр. Көннәр бик кызу торды шул бу арада. Әлеге ханым да, су коенып, хәл алырга булгандыр... Фаҗига турында аны күрүчеләр хәбәр итә. Бу кеше ерак...

Октябрьский бистәсендә 45 яшьлек хатын-кыз батып үлде. Гомеренең иң матур чорына кергән бу ханымның туганнары, якыннары аның язмышы шулай аяныч бетәр дип уйларына да кереп карамагандыр.

Көннәр бик кызу торды шул бу арада. Әлеге ханым да, су коенып, хәл алырга булгандыр...

Фаҗига турында аны күрүчеләр хәбәр итә. Бу кеше ерак кына түгел көймәдә йөзеп йөрүче ирле-хатынлы пар күз алдында су астына китә башлый. Ир кеше бәхетсез хатынны коткарырга ташлана, әмма аның коткарырга маташуы юкка була. Ярдәмгә чакыру да мөмкин түгел - алар ярдан 500 метр ераклыкта була.

Шунысын да әйтергә кирәк: фаҗига булган урында су тирәнлеге 6-8 метр булган, ә елганың бөтен култыгында су нибары 2-3 метр тирәклектә... Күрәчәк димичә ни дисең?! "Казан шәһәреннән килгән 2нче коткаручы төркеме хезмәткәрләре сүзләренә караганда, биредә ком юдыручы экскаватор эше нәтиҗәсендә чокыр ясалган. Куркынычсызлык кагыйдәсен онытып, әлеге хатын ни өчен шулкадәр ерак йөзеп киткәндер, моны инде тикшерү ачыклар",- ди Регина Чибрикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X