Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ОКТЯБРЬГӘ АСТРОЛОГИК ПРОГНОЗ

КУЧКАР

Октябрьдә сезгә эш көннәрендә тупланган “пар”ны чыгарырга, ял итәргә кирәк. Бу гади булмаган мәсьәләне чишү өчен биюгә, спортзалга язылыгыз, йә булмаса бокс секциясенә йөри башлагыз һәм чын күңелдән грушаны тукмагыз.

 

ҮГЕЗБОЗАУ

 

Октябрь аенда күбрәк хәйваннар белән аралашыгыз, зоопаркка барыгыз яки песиегез һәм этегезне ешрак сыйпагыз. Шулай ук якыннарыгыз турында да онытмагыз, аларга да сезнең игътибар һәм наз кирәк. Берәр көнне дусларыгыз белән очрашып рәхәтләнеп күңел ачыгыз.

ИГЕЗӘКЛӘР

Яңа хобби табырсыз һәм бу кызыклы мәшгульлек сезне биләп алачак. Аның алга таба һөнәрегез булып китүе дә бар. Октябрь – дусларыгыз һәм туганнарыгыз белән күңелле очрашулар өчен менә дигән вакыт. Бәлки шул вакыйгаларда кайнап, язмышыгызны да очратып куярсыз әле.

КЫСЛА

Октябрьдә сез, ниһаять, гаиләгезнең җылы учагын тергезүгә ирешәчәксез. Агымдагы елның бу ае, чынлап та, өйгә төрле бизәү әйберлре алу өчен уңай вакыт, барлык сатып алулар уңышлы булачак. Балаларыгыз һәм дусларыгыз белән аралашыгыз. Бу айдагы ялларыгыз файдалы да, кызыклы да булсын.

АРЫСЛАН

Гаиләгез белән кинога бару октябрьдә бигрәк тә канәгатьләнү китерәчәк, фикерләшергә, аралашырга уртак тема булачак. Ә менә машина белән кая да булса барудан әлегә баш тартыгыз, күңелсезлекләргә таруыгыз бар. Вакытыгызны балалар белән кызыклы һәм актив уеннарга багышласагыз әйбәтрәк булыр.

КЫЗ

Октябрьдә үзегезнең эчке дөньягызга игътибар итегез. Тормыштан чынлап та ни теләгәнегез һәм нәрсә теләмәвегез турында уйланыгыз.  Теләкләрегезне ачыклагач та, аларны тормышка ашыруга керешегез. Дусларыгыз белән күңел чыгыз.

ҮЛЧӘҮ

Октябрьдә сез финанс биеклекләрне җиңәрсез. Аннан соң инде ял итегез. Үзегез генә.  Дусларыгызны да чакырмагыз, сөйгән ярыгыз да азга гына булса да сездән башка торсын, эгоист булыгыз. Ботаник бакчаларында, картина галереяларында йөрегез, яраткан салоныгызга барырга да онытмагыз. Октябрь кул эшләре башкару өчен дә уңай.

ЧАЯН

Ял төрен сайлауда октябрь каршылыклы булыр: шау-шулы кичәләрдә дә күңел ачасыгыз һәм китап тотып тынычлыкта да каласыгыз килер. Ялгыз ял итү, шулай ук, үз нәтиҗәләрен бирер, әһәмиятле ачыш ясарсыз.

УКЧЫ

Октябрь – яраткан фильмнарыгызны карап күңел кузгату, тыныч ял итү, хыяллану һәм үзегез турында кайгырту өчен менә дигән ай. Косметологкка, спортзалга, массажистка һәм диетологкка, язылыгыз. Кибетләрдә йөрү дә күңелегезне күтәрер.

КӘҖӘМӨГЕЗ

Октябрьдә бик җәелеп китеп ял итмәгез. Дусларыгыз яки гаиләгез белән күргәзмәләргә һәм кинога барыгыз. Психология һәм косметология белән тирәннән кызыксынып китүегез бар.рискка бармаска тырышыгыз. Ай ахырында чыгымнарыгызны контрольдә тотыгыз, барлык уйлаган нәрсәләрегезгә акчаның җитмәве бар. Өйдә, гаиләгез белән бергә булыгыз, кая да булса барудан барудан баш тартыгыз.

СУКОЯР

Кемнең кем, ә сезнең иң яхшы кеше булуыгызны барысы да аңлар өчен октябрь иң шәп вакыт. Бар көчегез белән тырышыгыз һәм нәтиҗә үзен озак көттермәс.  Тирә юнегездәгеләрне талантыгыз һәм оригинал фикер сөрешегез белән таң калдырыгыз.

БАЛЫК

Бөтен ңирдә һәм бөтен нәрсәгә эксперемент – октябрьдә бу сезнең хакта! Сез ялда да, интим мөнәсәбәтләрдә дә бу айда бәйдән ычкынгандай булырсыз. Сезнең өчен каршылыклар булмаячак. Бу айда косметолог һәм парикмахер салоннарында һичшиксез булырга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X