Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрь җылы булачак. Ә кыш?..

Россия Гидрометеорология үзәге алда торган айларга үз фаразлары белән уртаклашты.

Үзәк белгечләре ясаган анализдан күренгәнчә, алда торган 6 айда Россиянең күпчелек биләмәсендә температура режимы күп еллык биеклектә һәм бераз гына югарырак дәрәҗәдә сакланачак. Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округының көнбатышында һава температурасы бераз түбәнрәк булачак.

Татарстанда җылылык бирү сезонында айлык уртача һава температурасы шулай ук нормадан югары булачак. Октябрь ае да үткәндәге елларга караганда җылырак булыр - уртача 3 градус җылылык саклана, дип фараз кылына. Март та җылы көтелә - уртача 6 градус кына салкын булачак. Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль нормадан тайпылмый.

Чыганак - Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев