Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Очраштырдың, тәкъдир, һәм аердың

Классташым Мөнирә истәлегенә. Язның матур кояшлы көне. Өйнең такта түбәсеннән тамчылар тама. Язгы кар астыннан чыккан салам, тирес өстендә каргалар, бер-берсеннән уздырып, оя корырга салам, чыбык-чабык ташыйлар. Капка төбеннән аккан гөрләвекләрдә бала-чага суны бөяп шау киләләр, аяк­лары лычма су, туңа да белмиләр, берсе үзенчә шөгыльләнә, уйныйлар, көләләр, язгы кояштан битләре...

Классташым Мөнирә истәлегенә.
Язның матур кояшлы көне. Өйнең такта түбәсеннән тамчылар тама. Язгы кар астыннан чыккан салам, тирес өстендә каргалар, бер-берсеннән уздырып, оя корырга салам, чыбык-чабык ташыйлар. Капка төбеннән аккан гөрләвекләрдә бала-чага суны бөяп шау киләләр, аяк­лары лычма су, туңа да белмиләр, берсе үзенчә шөгыльләнә, уйныйлар, көләләр, язгы кояштан битләре кап-кара булган.
Менә шундый көндә Кече Карагуҗа авылында бер кыз дөньяга килә. Бу 1949 елның 10 марты була. Кызга әнисе үлгән сеңлесе исемен - Разия дип кушарга уйлады. Ә әтисе үлгән кызының исемен кушарга теләде һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән Мөнирә дип таныклык алып кайтты. Бу балага әнисе - Разия, ә әтисе Мөнирә дип эндәшә иде.
Шулай итеп, еллар узып китте. Бу бала 7 яшькә җитеп, укырга керде. Сугыштан соңгы авыр еллар, ашау да каты-токы, нәрсә бар, халык шуның белән тамак туйдырды. Алар авылда уртача гына яшәделәр.
Еллар узды, менә унынчы классны тәмамлап, югары уку йортына укырга керде. Яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Олы Карагуҗа авылы мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә кайтты. Эшен бик яратып эшләде. Ул балалар укытуны, намаз уку кебек, изге эш итеп саный иде.
Авыл авыл инде, йорт иске, каралты-кура да җимерелә башлаган. Барысын да төзекләндерергә кирәк. Шулай итеп, ашыйсын ашамыйча, киясен кимичә, акча җыеп, өй салырга әзерләнде. Өйдә сиксән яшьлек дәү әти белән дәү әни, әнисе пенсия яшендә, аларны да ташлап китеп булмый.
Өй салу - җиңел эш түгел, бик күп хезмәт сорый. Бу эш күп ирләрнең дә кулыннан килми. 25 яшьлек кыз ни эшләсен? Менә ул әнисе белән киңәш итә. Үзе белән бергә укыган, Казан шәһәрендә яшәүче классташына мөрәҗәгать итәргә булды. Ул кеше бу вакытта ике баласы, хатыны белән Каравай бистәсендә яши иде. Менә алар очраштылар, сөйләштеләр, киңәштеләр. Классташы инде үзенә йорт салып чыккан тәҗрибәле кеше. «Ярар, классташ, эшләп чыгарбыз!» - диде.
1974 елда алар яңа матур йорт салып чыктылар, әкренләп, мунчасы да, сарае да булды. Әмма тормыш җиңел бармады: печәнен күтәреп ташыды, суын да чиләк-көянтә белән ташырга, утынын да әзерләргә кирәк. Хуҗалыгында ирләр эшен дә, хатын-кызлар эшен дә бергә алып барды. Ярый, таза гәүдәле, нык кыз иде. Шулай да үзе турында нахак сүзләр ишетсә, хурланып елаган чаклары аз булмады. Мәктәбендә бик тырышып эшләде, Мактау кәгазьләре күп иде. «РСФСРның атказанган укытучысы» исемен бирергә дигән сүз чыккач, «Кирәкми, минем кешеләрдән артык җирем юк!»- диде. Эштә төрле вакытлар була, гаделсезлекне авыр кичерә иде. Ә укучылары аны бик яраттылар, хөрмәт иттеләр. «Мөнирә апа таләпчән, дәрестә шаярып утырырга ирек бирми иде», - диделәр. Хәзер инде аның укучылары зур кешеләр.
Күпмедер вакыт үткәч, алар йорт салучы кеше белән очраштылар, озак сөйләштеләр. Унбиш ел гомер үтеп тә киткән, икесенә дә 40 яшь тулган. Ир кешенең дә тормышы җиңел булмаган, хатыны белән аерылышканнар. Ир аңа, «Әйдә, бергә яшик», - дип сүз салган. Мөнирә дә бу кешене читтән генә күзәтеп, ошатып йөргән икән.
Шулай итеп, Мөнирә риза булган. Алар ике катлы яңа йорт салып чыгалар. 20 ел бик матур гомер итәләр. Мөнирә кинәт кенә авырып китә, шул авыруыннан айный алмый, ире кулында актык сулышын ала.
Гомер юлы, син бит очраштырдың,
Картаеп та өлгермәдек, син аердың.
Ныгып кына җиткән чакта канатларым
Явыз тәкъдир, канатымны син каердың...
Ринат-Чәкән Сәлахов.
Зур Ключи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев