Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Нур» игелек нурларын чәчүен дәвам итә

Көтеп алынган җәй дә җитте.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен бу иң күңелле вакыт! Юкка гына җәйнең беренче көне балаларны яклау көне дип аталмый. Балачак гомергә матур хатирә булып калсын өчен, өлкәннәр барысын да эшләргә тырыша.

«Нур» инвалид балаларга ярдәм фонды физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү буенча зур эшләр башкара. Фонд үзенең чикләрен көннән-көн зурайта. Күптән түгел генә Волжск шәһәрендәге физик мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгендә «балачакта кунакта» дип аталган чара уздырдылар. Бу балалар өчен фонд әзерләгән иң зур бүләк - «Әкият» татар дәүләт курчак театры куйган «Дуңгыз балаларының яңа маҗаралары» дип аталган спектакль иде. Спектакльдән соң шәһәр волонтерлары матур гына концерт күрсәтте, беркем дә игътибардан читтә калмады.
Акция ахырында «Нур» бөтенроссия хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгенә адымлап йөрү тренажеры сатып алу өчен сертификат тапшырды. Әйтергә кирәк, бу тренажер үзәктә дәваланучы балалар өчен бик тә мөһим.
Шунысы куандыра, әлеге фонд эшчәнлеген безнең Яшел Үзәнебездә башлап, бик күп игелекле эшләр башкарган иде. Хәзер алар хәйрия эшчәнлеген Россия масштабына чыгарды.
Гөлсинә Хаҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев