Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ноутбук оту өчен нишләргә?

Белемле һәм акыллы кызлар белән аралашу - үзе бер күңелле. Ничек барысына да өлгерә икән дип уйлап куясың. Яшел Үзән кызы Галия Гарифуллина шундыйлардан. Ул 14-17 яшьлек балалар арасында уздырылган «Глаголица» республика бәйгесендә катнашып, бер номинациядә җиңеп, әдәби премия лауреаты булган кыз.


Галия Ореховкадагы химия лицеенда VIII сыйныфта белем ала. Әйбәт укып, лицей чараларында гына түгел, республика күләмендәге бәйгеләрдә дә катнашырга вакыт таба. Галия шәһәрдәге сәнгать мәктәбендә укый икән әле. Рәсем ясау - аның яраткан шөгыле. Иҗат дәрьясына чумып, дөньяны, табигатьне үз күзлегеннән күреп, образларга бүлеп, күңеле ничек тели шулай иҗат итәргә ярата. Талантлы кеше бар яктан да булган дип әйтү монда урынлы. Әлбәттә инде, Галиягә әти-әнисе дә, дәү әти-әнисе дә булышып тормаса, барысына да өлгереп булыр идеме икән?
Татарстанда бердәнбер булган химия лицеенда укуы җиңел түгел. Анда дәресләрдән тыш нинди генә чаралар узмый. Спектакльләр дә куялар, концертлар да оештыралар, факультатив дәресләрнең дә иге-чиге юк. Аларны даими рәвештә КНИТУга да алып баралар. Уку процессы да катлаулы! Ә Галия - һәр чараның үзәгендә. Ул бервакытта да җаваплылыкны үз өстеннән төшермәс. Ул әле журналистика белән дә кызыксына, хикәяләр яза икән.
- II сыйныфта укыганда ук төрле мәкаләләр яза идем, - дип сөйли үзе Галия. - Ә «Глаголица» бәйгесенә атап җибәргән хикәям ике генә битле, шуңа карамастан, жюри әгъзалары аны ошаткан.
Галия әдәбият дөньясында да үз образларын тудыра, фикерен туплый белә һәм шуны укучыларга да җиткерү талантына ия. Әлбәттә, мәртәбәле республика конкурсында җиңү - шуның ачык мисалы. Бәллүр бүләкне теләсә-кемгә бирмиләр.
Бу кызга журналистикага юл ачык булса да, ул химия лицеенда укый. Киләчәктә нинди һөнәр сайлыйсын анык кына әйтә алмый, әлегә. Интернет заманы булуга карамастан, Галия китап укырга ярата, күп укуы үзенә дә иҗат итәргә, әдәбиятны аңларга, бәйгеләрдә җиңәргә, аралашырга ярдәм итә. Бу яктан ул үз яшьтәшләреннән генә түгел, олылардан да хәтта аерылып тора. Галия - бар яктан да үзенчәлекле кыз. Каникулны ул үзенә файдалы булган урыннарда үткәрергә тырыша, әйтик, җәен мөселман лагеренда ял итеп, үзенә җан азыгы ала, гарәп телен, догалар өйрәнеп, иманын камилләштерә.
- «Глаголица» бәйгесендә катнашырга дип 367 кеше теләк белдергән иде, сайлана торгач, 67гә калды һәм иң соңыннан катнашучылар 23 кеше идек, - дип сөйли бу мөлаем кыз. - Бүләкләү тантанасында катнашу, танылган язучылар кулыннан бүләкләр алу күңелгә якын булды. Бөтен лауреатларга китаплар бирелде. Миңа, номинация җиңүчесе буларак, тантаналы рәвештә ноутбук һәм бәллүр ябалак тапшырдылар. Шундый акыллы абый-апа­лар минем иҗатымны югары бәяләгән икән, мин бик шат. Алар миңа киләчәктә тагын да ныграк иҗат чишмәсенә чумарга рух бирде.
Галиягә без дә укуында зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр телибез.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев