Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта - праймериз (фоторепортаж)

«Бердәм Россия» политик партиясенең Норлатта узган праймеризы сайлаучылар һәм авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатларның бик тә изге һәм кирәкле гамәле авыл янәшәсендә урнашкан ясалма куллекнең тирә-юнен чүп-чардан, корыган куаклардан чистартудан башланды.

Быел бигрәк тә парклар һәм скверларны саклау елы булгачтын, авыл кешеләре өчен шушы сулык, җәйге эссе көннәрдә коену, ял итү урыны да бит әле. Әлеге өмәдә шулай ук төрле оешмалардан, авыл тормышына битараф булмаган иллегә якын кеше үз өлешен тырыш хезмәте белән күрсәтте. Ә праймеризның икенче - җитди өлеше исә мәдәният йортында дәвам итте. Сайлаучылар һәм кандидатлар теркәү узганнан соң, җыелышны район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев дәвам итте. Авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат унбиш кандидат арасыннан унысы сайланырга тиеш була. Кандидатларның һәрберсе, депутат булып сайланган очракта, авыл өчен, сайлаучылар өчен нинди файда китерәчәкләрен, ничек итеп ярдәм итәчәкләрен сөйләде. Кандидатлар арасында лаеклы гына, авыл халкы хөрмәт иткән МУП ТКХ җитәкчесе Р.Бәхтияров, авыл хастаханәсе баш табибы И.Таһирова, авыл җирлеге башлыгы И.Баһаветдинов һәм башкалар бар иде.

Розалия Ибраһимова.

Камил Шәкүров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев