Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат мәдәният йортының сөйкемле сөяге

  Күпләр клубка тамашаларга нәкъ менә аны күрер өчен киләләр,  сәхнәгә  Лилия чыктымы, димәк, йә моңлы җыр яңгыраячак, йә тамашачы рәхәтләнеп  көләчәк, яки күзләр яшьләнәчәк... Нинди генә образларга кереп уйнаса да,  фермадагы савым сыеры, кияүгә чыкмаган карт кыз, кыш бабай - һәрчакта да  ихлас булып кала белә ул. Бу юлы да ...

Күпләр клубка тамашаларга нәкъ менә аны күрер өчен киләләр,  сәхнәгә 

Лилия чыктымы, димәк, йә моңлы җыр яңгыраячак, йә тамашачы рәхәтләнеп 

көләчәк, яки күзләр яшьләнәчәк... Нинди генә образларга кереп уйнаса да, 

фермадагы савым сыеры, кияүгә чыкмаган карт кыз, кыш бабай - һәрчакта да 

ихлас булып кала белә ул. Бу юлы да Норлат клубында Җиңү бәйрәменә 

багышланган концерт программасын Лилиясез башламадылар. Ә ул Яшел Үзән 

шәһәрендә үткәрелгән 3нче "Яңа көн" патриотик җырлар фестивалендә 

катнашып   җиңү белән кайтты. Муса Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен укып 

жюрины таң калдырган. Лилиягә дә, әнисеннән калышмаган улы Рамазанга да 

шәһәр бәйгесендә җиңүләре өчен клуб мөдире Шәүкәт Миңнуллин рәхмәт 

сүзләре җиткерде, дипломнар тапшырды. 

Лилия Сибгатуллина Яшел Үзән районының Бакырчы авылында туып 

үскән. Әти-әнисеннән җырларга, биергә өйрәнгән кыз кечкенәдән артист 

булам дип хыялланган. Шуңа да урта мәктәпне тәмамлагач, документларын 

җыеп ул якташы драматург, язучы Юныс Сафиуллин янына юл тоткан. Әмма, 

тәҗрибәле якташы яшь кызның хыялларын чел-пәрәмә китергән. 

"Тормышыңны театр белән бәйләрсең дә, барысы да син уйлаганча килеп 

чыкмаса нишләрсең, бәлки башка һөнәр сайларсың", дип кызны күндергән. 

"Хәзер дә Юныс абыйга карата үпкәп бар әле минем", - ди Лилия. Әмма 

сәнгатькә булган мәхәббәтне шулай гына сүндереп булса икән ул? Лилия 

пешекче һөнәрен үзләштергәндә дә Яшел Үзәндәге "Родина" мәдәният 

йортында  үзешчән сәнгатьтә актив катнашып йөргән. Әтиләре яшьли үлеп китеп, әнисе янына 

авылга кайтып сыер савучы булып эшләргә мәҗбүр булганда да җырлавын 

ташламаган.

Соңрак Норлат авылы клубына хезмәткәр кирәк икәнен ишетеп, шунда юл 

тоткан. Ике ел инде Лилия сәхнәдә. Бию түгәрәген дә алып бара. Шушы вакыт 

эчендә ул Норлат клубының йөземенә әйләнде. "35 яшемдә 120 килограмм 

авырлыкта булсам да сәхнәдә бик җиңел бит мин, оялмыйм, чын күңелдән, иркен 

уйныйм, шуңа да халык якын итәдер инде мине, концерттан соң гел изге 

теләкләрен җиткерәләр. Коллективыбыз да бик тату, бердәм эшләгәндә җайлы, 

рәхәт. Яңа мәдәният йорты да булса, тагын да дәртләнеп эшләр идек",- ди 

Лилия. Ә Норлат клубының тик торганы юк. Әле менә күптән түгел генә биш 

авылда концертлар белән булып кайтканнар. Гореф-гадәтләрне искә алып 23 

авылда аулак өй кичәләре оештырылган. 

"Тормышымда авыр чакларым күп булды, аларны искә дә аласым килми, 

әбием өйрәткән догалар көч биргәндер миңа, ләкин мин Ходаема икенче ирем - 

Айратым белән очраштырган өчен бик рәхмәтле, өйләнмәгән яшь егет минем 

алыштыргысыз терәгемә, улым өчен үрнәк әтигә әйләнде.Хәзер дә төп энергия 

чыганагым ул минем, илһамландырып тора.  Каенана, каенатама да бик 

рәхмәтлебез. Алар ярдәме белән шундый зур йорт салынды", - ди Лилия. Клуб 

хезмәткәренең эше тынгысыз, кичләрен дә соңарып кайтырга туры килә, ә 

Лилия барысына да өлгерә, бакчадагы парнигында инде май башында кыярлар 

өлгереп утыра, мунча сала башлаганнар, Лилия шигырьләр язарга, гөлләр 

үстерергә дә вакыт таба. 3 яшьлек уллары Нурисламны да тәрбияли. Икенче елга 

театр училищесына укырга керергә  теләгән улы Рамазанга да киңәшләрен бирә. 

"Минем хыялларымны улым чынга ашырсын", - ди ана. Сибгатуллиннарның өй 

алдында пар аккошлар, бу гаилә дә шул кошлардай тигезлектә яшәсеннәр, 

бәхетләре гомерле булсын. 

Эльвира Гыйсмәтуллина.

Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев