Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат базары сату урыны гына түгел, ә авыл ярдәмчесе дә (фото)

«Мин инде гомерем буе «торгашка», - ди ул үзе турында сүз чыккач. Әйе, Норлат авылында яшәүче Мәдинә Гыйззәтуллинаны күпләр сәүдәгәр буларак белә.

39 ел гомерен сату-алу эшенә багышлаган Мәдинә ханым белән эшенең мыж кебек кайнап торган пәнҗешәмбе, базар көнендә очраштык. Ул - базарның администраторы, ягъни җаваплы кешесе. Тыз-быз чабып йөрүенә карамастан, безнең белән дә сөйләшеп алырга җай тапты ул. Норлатта туып үскән кыз, сәүдә техникумын тәмамлагач, райпо кибетенә сатучы булып кайта. Күп авылларда сату итәргә туры килә аңа. Хәзер дә әле август, сентябрь, октябрь айларында Волгоградтан кайтарылган помидор, карбыз белән Мирный бистәсе халкын тәэмин итеп торалар. Зур таянычы - гаиләсе.

- Халык сине аңласа, син аны алдамасаң, сәүдә өлкәсендә эшләргә була, бөтен әйберне дә сатуы җиңел, - ди Мәдинә ханым.
Әйтүемчә, пәнҗешәмбе Норлатта үзенә күрә бер бәйрәм көн. Бу көнне Үзәк урам иртәнге 5тә үк җанлана башлый. Урынның яхшырагын алып калырга тырышкан кешеләр ачы таңнан килеп баса. Норлатта базар элек тә булган. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе буларак кемнең артык әйбере бар, шуны сатканнар. Бүген исә базарда, кем әйтмешли, атаң белән анаң гына юк, акчаң гына булсын. Берара сәүдә урынын мәдәният йорты янына да күчереп караганнар иде, тырышлык белән кире үз урынына кайтаруга ирешкәннәр һәм бер җаваплы кеше, ягъни Мәдинә апа билгеләнгән. Сатарга килгән сәүдәгәрләрдән урын өчен акчаны да хәзер ул җыя. Квитанция белән, барысы да тәртиптә. Болай эшләгәндә акчаның кая киткәнлеген белеп була. Ә ул акчага һәрвакыттагыча урын җитәрлек.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 48нче саныннан укый аласыз.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев