Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат авылында “Ягез әле, әтиләр!” бәйгесе узды

 Норлат мәдәният йортында узган атнада "Ягез, әле әтиләр!" дип исемләнгән  бәйге булып узды. Бу кичәбез Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.  Бәйгегә ир - затының иң хөрмәтлесен, иң өлгерен, иң булганың чакырдык.   Салахиев Рәис   Буа  электр  челтәре оешмасында эшли. Тормыш иптәше Илмира белән ике бала  үстерәләр. Тамашачы күңелен ул гитарада уйнап, ...

 Норлат мәдәният йортында узган атнада "Ягез, әле әтиләр!" дип исемләнгән 

бәйге булып узды. Бу кичәбез Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. 

Бәйгегә ир - затының иң хөрмәтлесен, иң өлгерен, иң булганың чакырдык. 

 Салахиев Рәис   Буа  электр  челтәре оешмасында эшли. Тормыш иптәше Илмира белән ике бала 

үстерәләр. Тамашачы күңелен ул гитарада уйнап, татар һәм рус телләрендә 

җырлап, таң калдырды.  Азизов Айрат 

янгын  сүндерү оешмасында эшли. Тормыш иптәше Фирдинәсез бер 

концертыбыз да узмый. Алар ике бала үстерәләр. Ул дәртле биюләре белән, 

сәхнәдә очып - очып биеде.  Гафиятуллин Марсель 

 бик матур, моңлы итеп җырлый икән. Марсель "Нур" юл төзекләндерү 

оешмасында  эшли. Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясап йөргән егет ул. Тормыш 

иптәше Айгөл белән бер кыз үстерәләр. Егетләребезнең уңганлыгын, бар яктан 

булганлыгын ачыклар өчен, жюри составында, безнең сәхнә ветераннарыбыз 

ярдәм итте.  Башта алар үзләре белән таныштырып 

үттеләр. Аннары аларга бәрәңге дә әрчеттек, кечкенә баланы биләүгә дә 

төрдердек. Уңган хуҗалар икән безнең егетләребез. Бер уенда да 

сынатмадылар, кызларның чәчен тарап, тасма да бәйләделәр. Өй эшләренә 

бирелгән биремнәрен дә, тиешле итеп башкарып чыктылар. Бәйрәмебез моңлы 

җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Рәхәтләнеп күңел ачтык бу кичтә. 

Егетләребез каушап калмады. Афәрин, диясе генә кала. Жюри үз - ара 

киңәшләшеп, беренче урынны Айрат Азизовка, икенче урыннарны - Рәис 

Сәлахиев белән Марсель Гафиятуллинга бирде. Чынлыкта, дуслык җиңде. 

Җитәкчебез Миңнулин Шәүкәт   мактау грамотасы һәм истәлекле 

бүләкләр белән җылы тәбрикләвен җиткерде. Кичәбез, Әфган сугышында 

хезмәт итеп, вафат булган авылдашыбыз Марат Фәйзуллинны бер минутлык 

искә алу белән тәмамланды. Бәйгедә катнашкан егетләребезгә, чын күңелдән 

рәхмәт әйтәсе килә. Илләребез тыныч, көннәребез якты булсын иде, 

йөрәкләрдә көч - куәт, ә җаннарда һәрчак ил гаме бөркеп торсын иде дигән 

теләктә калабыз.

       Икенче көнне бәйрәмебез оешмалар арасында мини - биатлон белән дәвам 

итте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Лилия Сибгатуллина. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X