Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат авылында фаҗига

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар исемлеге тагын бергә артты. Норлат авылының Советская урамындагы 105нче йортта янгын чыгып, 73 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла. Пенсионер өйдә үзе генә, хатыны кибеткә киткән була. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, ут электр чыбыкларыннан чыккан булырга тиеш. Янгын нәтиҗәсендә өйнең эче тулысы белән янып бетә. Ә йорт...

Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар исемлеге тагын бергә артты.

Норлат авылының Советская урамындагы 105нче йортта янгын чыгып, 73 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табыла.

Пенсионер өйдә үзе генә, хатыны кибеткә киткән була. Янгын сүндерүчеләр сүзенә караганда, ут электр чыбыкларыннан чыккан булырга тиеш. Янгын нәтиҗәсендә өйнең эче тулысы белән янып бетә. Ә йорт кечкенә түгел - 108 квадрат метрны тәшкил итә. Авылдашлары сүзләренә караганда гаиләне бары тик яхшы яктан гына атарга була: ир кеше эчми-тартмый. Йортны күптән түгел генә сайдинг белән тышлап алганнар. Бу янгын әлеге гаилә өчен зур фаҗига.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X