Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Җәннәтнең бер почмагы, диярсең..." язмасына кире кайтып

Күптән түгел газетадан журналист Гөлнара Вәлиеваның "Җәннәтнең бер почмагы, диярсең..." дигән язмасы кызыксыну уяткан иде. Авылыбыз янәшәсенә генә урнашкан тыюлык турында иде ул.

Күптән инде ишетеп, инде менә укып та белгәч, күреп тә кайтасы килде әле, ни дисәң дә, безнең өчен ят хайваннар яши торган җир бит. Чыннан да, су буенда, яшеллек эченә күмелеп утырган, махсус челтәр коймалар белән уратып алынган бу утарга, шулай диим әле, якынлашкан саен, тизрәк кыр кәҗәләрен, марал токымлы боланнарны күрәсе килә башлады. Аларга хәтле игътибарыбызны төрле төстәге куяннар җәлеп итте. Алып килгән татлы, сусыл кишерләрдән авыз иткәч, үз итеп якынрак килә башладылар. Кыр кәҗәләрен ерактан гына күреп калдык, алары бик якын килергә курыкты ахрысы. Без барган көнне биредә эшләүче Руслан Төхвәтуллинга ярдәмгә кызы Русалина да килгән иде. Мараллар эле күренми иде, хәзер ашарга килә алар, диеп, әтиле-кызлы аларны чакыра башлады . Башта салмак кына, аннан инде кызулап бер-бер артлы боланнар азык салынган улаклары янына килә башлады. Ят кешеләрне, безне, күреп сагайсалар да, "Чулпан" кушаматлысы Русалинаның янына ук килеп ипи кисәген эләктереп алды. Хайван, диеп атарга тел дә әйләнми боларны, нәзберек, горур, аксөякләр токымыннан, диярсең. Ә Русалинадан көнләшеп тә куйдык хәттә, менә бит, аның яшендәгеләр бу экзотик хайваннарны бары тик телевизордан, яисә зоопаркка барып кына карый алалар, ул әнә дуслашып та беткән алар белән. Кайтырга җыенганда гына күзебез каравылчы өенең түбә кыегына карлыгач корган ояга төште, аннан, әле монда мин дә бар дигәндәй, карлыгач баласы карап тора иде. Һәркемгә дә тереклек итәр өчен саф һавалы, чиста сулы табигать кирәк шул.

Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X