Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди туңдырма тәмлерәк?

Җәйге челләдә туңдырма кебек салкын продуктка сорау кискен арта. Әмма кибетләрдә шушы тәмле ризыкның ниндиен сайларга белми аптырап каласың, ниндиләре генә юк бит! Шунда үзеннән-үзе Совет заманы искә төшә. Ул вакытта аларның берничә төре генә сатылса да, тәме башкача иде кебек. Тәмлерәк һәм ышанычлырак идеме. Мәскәү һәм Ленинград кебек зур...

Җәйге челләдә туңдырма кебек салкын продуктка сорау кискен арта. Әмма кибетләрдә шушы тәмле ризыкның ниндиен сайларга белми аптырап каласың, ниндиләре генә юк бит! Шунда үзеннән-үзе Совет заманы искә төшә. Ул вакытта аларның берничә төре генә сатылса да, тәме башкача иде кебек. Тәмлерәк һәм ышанычлырак идеме. Мәскәү һәм Ленинград кебек зур шәһәрләрдә тагын да тәмлерәкләрен ашап караган булды. Ә хәзер алар күп булса да, телеңне йотарлыклары бармак белән генә санарлык. Шулай да кайсысы тәмле дә һәм ышанычлы икән соң?
Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү бүлеге җитәкчесе Флера Гаязетдинова җавап бирә:
- Бу уңайдан мин алкоголь инспекциясе кулланучылар арасында уздырган дегустация нәтиҗәләре белән таныштырам. Ул Балаларны яклау көненә багышланып узган иде. Башта, туңдырма үрнәкләре өчен халык тавыш бирде, аннан соң аларга лаборатория тикшерүе ясалды. Өченче очракта исә сыйфат игътибар үзәгенә алынды. Шул беленде: кулланучыларның күбесе бернинди кушылмаларсыз ясалган пломбирга өстенлек бирә. Аның артыннан - шоколадлы эскимога. Ә менә җиләк-җимешле боз һәм ширбәтне үз итүчеләр 5 процент дәрәҗәсендә. Туңдырмалар базарында нигездә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Түбән Новгород, Самара, Мәскәү, Омск, Новосибирск, Ленинград өлкәсе продукцияләре сатыла. Сораштырылучыларның яртысы - җирле туңдырманы, яртысы читтән кайтарылганны үз итә. 4 процентына аның кайда җитештерелүе мөһим түгел. 22 процент Чаллыныкына өстенлек бирә, аннан соң Казан туңдырмалары (19 процент). Туңдырмаларның фасовкасына килгәндә, сатып алучылар күбрәк вафли стакандагы туңдырманы ярата. Таяклы эскимога да битараф түгелләр. Рожок алардан азга гына калыша. Сораштырудан шунысы да аңлашылды: сатып алучылар туңдырманы беренче чиратта тәменә карап сайлый.
- Кулланучы фикере әле ул кулланучы фикере генә, ә менә сыйфаты шулай ук мөһим әйбер. Лаборатория тикшерүләре нәрсәне күрсәткән, туңдырмалар тиешле стандартларга туры килгәнме?
- Санэпидемиология үзәге нәтиҗәләре буенча 10 туңдырманың 3се таләпләргә туры килмәгән. Әйтик, «Русский холод» компаниясе җитештергән «Юбилейное», Омскиның «Сибирское» һәм Казанның «Хәләл» туңдырмасы.
Шуны да аерып билгеләргә кирәк, халык арасында сораштыру экспертлар нәтиҗәсе белән тәңгәл килә! Чаллыда җитештерелгән «Пломбир на палочке» җиңүче булып тора. Нижний Новгородның «ГОСТ» туңдырмасы - 2нче, Ленинград өлкәсендә ясалган «Слиток Белое золото» пломбиры - 3нче урында. Бу дегустация кулланучыларга гына түгел, җитештерүчеләргә дә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
«Син нинди туңдырма яратасың?» дигән сорауны газета укучыларга биреп карадык.
Руслан Сабиров, 12 яшь, Яшел Үзән:
- Мин вафли стакандагы гади туңдырманы яратып ашыйм. Үзем дә күбрәк шуны алам, әни дә шундыйны еш кыстырып кайта. Минем хәтта аның кайда ясалуына да игътибар иткәнем юк. Тәмле дә, арзанрак та.

Мәсгүдә Шакирова, пенсионер, Яшел Үзән:
- Мин гадәттә килограммлы Чаллы пломбирын сатып алырга тырышам, тәмлерәк тә, уңайлы да. Бүлгәләп ашарга, җиләк-җимешләр дә кушарга була. Кышын туңдырган җимешләр белән тәмле килеп чыга. Оныкларымны да сыйлыйм.

Альбина Сафина, Яшел Үзән:
- Кибеткә керсәм, Чаллының пломбирын эзлим. Кызыл тышлы «ГОСТ» туңдырмасын да яратам. Күп вакыт «Загадка» дигәнен дә эзләп йөрим, кайда җитештерелгәнен әйтә алмыйм, әмма бик тәмле. Төрле әйберләр кушылган яисә җиләк-җимешле бозлыларына әйләнеп тә карамыйм. Артык баллылар, сыйфаты да шик тудыра.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев