Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Наполеон» планы барып чыкмаган

27 яшьлек яшел үзәнле автомойкада эшләүче танышында дус кызының зур суммада акча сакларга биреп торуын ишетеп белә.

Һәм шуннан ул үзенең «Наполеон» планын кора. Аның планы, чынлап та, тормышка аша ашуын, әмма озакка түгел. Ул бу танышының телефонын һәм яшәү урынын автомойка хезмәткәреннән ала. Аңа ул телефон аша шалтыратып үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, акча сак­ларга биргән кызның җинаять җаваплылыгына тарту өчен аның исеменә гариза язуы турында хәбәр итә. Шул ук вакытта ул кызның акчасын полиция хезмәткәренә тапшырырга куша. Ир ризалык бирә. Очрашу алдыннан мошенник танытмас өчен битенә грим сала, линзалар кия, киенә. Ир җавап­лылыкка тартылмас өчен ялган оперативникка 225 мең сум акчаны бирә. Мошенникка бу акчаны рәхәтләнеп тотарга гына кала.
- Суд аны ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, - дип сөйли прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев