Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Намуссыз эшмәкәрләргә көн бетә...

Яңа елдан башлап ресторан, кафе һәм азык-төлек кибетләре хуҗаларыннан үз эшләренә аеруча игътибарлы булу сорала. Зур күләмдәге штрафлар түлисе килмәсә, әлеге урыннарда һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Хәзер Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре әлеге урыннарга тикшерү белән теләсә кайсы вакытта килә ала.


Бу хактагы законны Россия Президенты Владимир Путин 2014 елның 31 декабрендә имзалады. Билгеле булганча, моңа кадәр Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре җәмәгать туклануы урыннарына тикшерү белән киләчәкләре турында ким дигәндә бер көн алдан хәбәр итәргә бурычлы иде. Роспотребнадзор идарәсе бу рәвешле җиде ел эшләде. Һәм, ниһаять, ел азагында ил җитәкчелеге аларның вәкаләтләрен киңәйтергә булды.

Тикшерүдән кача беләләр

Әлбәттә, законга үзгәрешләр кертү юкка түгел. Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итүләренчә, моңа кадәр мондый тикшерүләр бернинди уңай нәтиҗәләргә дә китермәгән. Ник дигәндә, оешмалар, тикшерү килер алдыннан, бөтен кимчелекләрне бетереп, тәртип бозу "эзләрен" юкка чыгарып өлгерә алган. Тикшерү алдыннан товар һәм хезмәтләрнең сыйфаты өчен җавап бирүчеләрне үткән число белән эштән җибәрү яисә ялга озату кебек чаралар да җәмәгать туклану урыннары һәм кибет хуҗалары өчен гадәти хәл булып саналган.

Өстәвенә, намуссыз эшмәкәрләр тикшерү килер алдыннан хезмәт күрсәтү залын тулысынча бушатудан да тартынмаган. Күпләр күзәтчелек органнарыннан ремонт эшләре һәм рәсми затларның эштә булмавын сәбәп итеп качарга тырышкан.

Шул рәваешле, 2008 елдан башлап санитар инспекторлар тарафыннан уздырылган тикшерүләрнең барысын да "планлы рәвештә үткәрелгән" дип атарга мөмкин. Соңгы 7 ел эчендә Россиядә мондый тикшерүләрнең дүрт тапкырга кимегәнлеге билгеле. Өстәвенә, Роспотребнадзор идарәсенә килгән шикаятьләрнең бары тик 10 проценты гына азык-төлекнең сыйфаты белән бәйле булган.

Татарстан искәрмә түгел

2015 елдан башлап тикшерүләр үткәрү белән бәйле кагыйдәләр үзгәртелде. Хәзер Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре хезмәт күрсәтү урыннарына теләсә кайсы вакытта, алдан хәбәр итмәгән килеш тә килә ала. Иң мөһиме: мондый тикшерүне уздыру өчен кулланучылардан шикаять булу кирәк. Соңгы мәгълүматларга караганда, күзәтчелек органнары тикшерү эшләрен 23 гыйнвардан ук башлап җибәрергә әзер.

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстандагы бүлегендә әлеге яңалыкка бәйле аңлатма бирүдән баш тарттылар. "Әгәр дә Россия күләмендә шундый закон кабул ителгән икән, димәк, әлеге карарны кабул итү мөһим дигән сүз. Безнең федераль дәрәҗәдәге оешмадан бер аермабыз да юк", - дип ассызыкладылар Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Малтабарлар хупламый

Татарстан эшмәкәрләрендә исә әлеге яңалык төрле фикерләр уяткан. Берәүләр әлеге законны хупласа, башкалар исә бу эшкуарлар өчен өстәмә авырлык тудырачак, дип саный.

- Әлеге закон эшмәкәрләр арасында намуслы көндәшлек булдырырга ярдәм итәчәк. Ник дигәндә, моңа кадәр күп кенә малтабарлар намуссыз көндәшләре аркасында шактый зур зыян күрде. Ниһаять, иң беренче чиратта, кулланучылар турында кайгыртып эш итүче эшкуарларга да бәхет елмаер. Әгәр дә хуҗаның йортында барысы да тәртиптә икән, борчылыр урын булмаячак, - ди яшь эшкуар Альберт Җиһаншин.

Ә менә икенче бер эшмәкәр Алмаз Садриев исә, киресенчә, тикшерелә торган оешмада нинди генә идеаль тәртип булмасын, күзәтчелек органнары барыбер кимчелек табачак, дип саный.

- Аларга бит бәйләнер өчен сәбәп кенә кирәк. Бер кулланучыдан килеп ирешкән шикаять буенча киләләр дә, бөтен нәрсәне тикшерә башлыйлар, - диде ул.

Ничек кенә булмасын, Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре быелның 23 гыйнварыннан җәмәгать туклануы урыннары һәм азык-төлек кибетләренә тикшерүләр белән килә башларга мөмкин. Шуңа күрә "намуссыз" эшмәкәрләргә хәзердән үк үз оешмаларында тиешле тәртип урнаштыра башларга кирәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев