Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Намаз бәйгесе узды

Март башында Мирныйда урнашкан «Тынычлык» мәчетендә укучы балаларның намаз бәйгесе булып узды. Анда 3 яшьтән 17 яшькәчә 70кә якын бала һәм яшүсмер катнашты. Ел саен яз көнендә «Мөслимәләр» җәмгыяте белән берлектә шәһәр мәчетләре оештыра һәм үткәрә торган бәйгене бу юлы бертуган Мөслим һәм Әмир Заһировлар Азан әйтеп башлап җибәрде. Бәйгедә...

Март башында Мирныйда урнашкан «Тынычлык» мәчетендә укучы балаларның намаз бәйгесе булып узды. Анда 3 яшьтән 17 яшькәчә 70кә якын бала һәм яшүсмер катнашты.
Ел саен яз көнендә «Мөслимәләр» җәмгыяте белән берлектә шәһәр мәчетләре оештыра һәм үткәрә торган бәйгене бу юлы бертуган Мөслим һәм Әмир Заһировлар Азан әйтеп башлап җибәрде. Бәйгедә катнашучы Әмиргә 8 яшь булса, Мөслимгә нибары 3 яшь, әмма аларның Азан әйтүен яшьтәшләре дә, 60-70 яшьлек әби-бабайлар да аягүрә басып тыңлады.
Катнашучылар арасында малайларның күп булуы бигрәк тә күңелле иде.
- Быел безнең мәктәптән намаз бәйгесендә 20дән артык укучы катнаша, - дип сөйли 7нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Исхакова. - Бәйге сорауларына җитди, бик тә тырышып әзерләндек. Сорауларны кат-кат кабатладык. Балаларыбыз, әлхәмдүлилләәһи, бик тә тырыш. Үтә җаваплы карады бу бәйгегә.
Алга китеп булса да әйтим, 7нче урта мәктәп укучылары намаз бәйгесендә бик актив булды: сорауларга төгәл һәм матур җавап биреп, укытучыларын да, жюри әгъзаларын да сөендерде. Бәйгедә шәһәрнең байтак мәктәбеннән укучылар килгән иде, шулай да 5нче гимназия, 1, 7, 16нчы урта мәктәп укучылары үзләрен ипле-тәртипле тотулары белән дә, иң катлаулы сорауларга да оста, грамоталы җавап бирүләре белән дә аерылып торды.
Катнашучылар, билет сорауларына җавап бирүдән тыш, намаз да укып күрсәтте, теге яисә бу очракта үз-үзеңне тоту, әдәп-әхлак мәсьәләләре турында сөйләде.
- Бәйгедә катнашуыгыз да, дин сабагы өйрәнүегез дә, гомумән, Аллаһ юлында тырышуыгыз эзсез узмас, - дип сөйли балалар каршында Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. - Аллаһ Тәгалә намаз укыган кешеләрне ярата, сез дә, киләчәктә, нинди генә тармакта эшләсәгез дә, үз максатыгызга ирешеп, бәхетле булырсыз.
Яшел Үзән мөхтәсибәте рәисе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин рәислегендәге жюри һәр укучыны игътибар белән тыңлады, җавап бирүче бала кыенсынып торган очракта өстәмә сораулар биреп, күп кеше каршында каушап калган конкурсантка рухи көч бирде.
Бәйгедә җиңелүчеләр юк иде, чөнки һәр бала жюри әгъзаларының нәкъ менә үзенә атап әйтелгән җылы сүзләреннән әсәрләнеп, өенә шатланып-канатланып, киләсе бәйгеләрдә тагын да тапкыррак чыгыш ясау өчен, күбрәк укырга кирәк икән дигән матур уй-хыяллар белән кайтып китте.
Әлифел Таразова

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X