Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Муниципалитет җирләре жәл түгел

Ничек итеп авыл җирлегенең элеккеге башлыгы үз вазифасыннан оста файдаланган.

Шушы көннәрдә ачык суд утырышында Олы Ходяш авыл җирлегенең элеккеге башлыгы, 1нче сайлау округы депутаты Александр Федотовның җинаять эше каралды.
Эш материалларына караганда, ул үзенең беренче законсыз гамәлен 2009 елда, җаваплы постка сайлануының җиденче елында кылган. Авыл җирлеге башлыгы артык дәрәҗәдә акыллы планнар кормыйча гына үзенең матди хәлен җайларга керешкән. Башта ул үзенә-үзе премия билгеләп, кесәсен калынайткан. Моның өчен 26 594 суммасында акча билгеләнеп, ярашлы әмергә кул куелган. Ә инде башкарма комитет хисапчыларына «премиальныйларны» исәпләп Федотовка тапшырырга гына калган.
Вазифадагы затның аппетиты моның белән генә басылмаган. 2010 елда ул Олы Ходяш җирле үзидарәсенең хуҗалык кенәгәсеннән (кенәгә бөтенләй булмаган) алдым дип гражданин В.га ялган белешмә язып бирә. Бу белешмәгә ярашлы рәвештә гражданин В. Бритвино авылында шәхси хуҗалык алып бару өчен 404 кв.м. мәйданлы җир участогына ия була. Ягъни әлеге документ нигезендә гражданин В. 83700 сумлык җир участогын үз мөлкәте итеп теркәтә. Нәтиҗәсе - муниципаль җир учас­тогы шәхси кулларга күчә.
Шушы ук елны Федотов шул ук схема буенча гражданин Л.га әлеге дә баягы Бритвино авылыннан 2000 кв.м җир мәйданын алырга булыша. Бәясе - 361700 сум.
Суд Федотовны гаепле дип танып, шартлы рәвештә өч ел сынау срогы белән 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итә. Ул шулай ук ике ел һәм алты ай дәвамында җаваплы оештыру-админис­тратив вазифаларны үтәү хокукыннан да мәхрүм кала. Башлык башың белән законга каршы барып булмый шул.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X